Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Морт мәктәбе укучылары белән күрештек!

Алабуга районы Морт мәктәбе укучылары белән «Балачак әдипләре», «Мин журналист булам» дәресләрендә онлайн форматта аралашсак та, күзгә-күз очрашып күрешүгә ни тора. Сәбәп чыгу белән, юлга кузгалдык.

 Өч сәгатькә якын юлның үткәнен сизмәдек тә. Ә Алабуга районы Морт мәктәбе ишегалдында безне гармуннар белән җырлап, каршы алды укучыларыбыз! Морт авылына килүебез юкка гына түгел. «Бердәм белем бирү киңлеге һәм һәрбер бала үсеше инструменты буларак федерал дәүләт белем бирү стандарты» дип исемләнгән төбәкара семинарга, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарлары; Алабуга, Аксубай, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш муниципаль районнарының туган (татар) теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар, технология, химия, физика, биология укытучылары, сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде.

Төрле фәннәрдән ачык дәресләр күрсәтелде. 6-9 сыйныф укучыларының «Шушы яктан, шушы туфрактан без» сыйныфтан тыш чарада катнашу насыйп булды. Мәктәп укучылары үзләре язган иҗат җимешләрен укыды. «Безнең укучыларның хикәя-әкиятләре республикада чыгып килүче газета-журналларда да еш басыла, бәйгеләрдә дә бик теләп актив катнашырга тырышабыз» -ди Рузилә Әхмәтҗанова.

Мәктәп директоры Фәнил Һадиев туган якны өйрәнү музее белән таныштырып китте. Музейда ата-бабаларыбыз көнкүрештә кулланган әйберләр (чигүле сөлгеләр, савыт-саба, хезмәт коралы), Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкының тормышы, шулай ук мәктәп тарихы белән бәйле ядкәрләр саклана

Түгәрәк өстәл артында журналлар аша татар теле-ана теленә кызыксынуны арттыру буенча гамьле әңгәмә үтте. Яшерен-батырын түгел, авыл мәктәпләрендә дә урыслашу проблемасы кискен тора. Морт мәктәбендә дә бүгенге көндә дүрт милләттән укучылар укый. Чит төбәкләрдән күченеп кайтучылар да шактый икән. Балалар саны артуга бер яктан шатлансаң, татар телле балаларның сөйләмендә сирәгәюенә борчылырга да урын юк түгел. Шулай да, төрле милләт балалары укыса да, әле мәктәптә барлык чаралар да татар телендә үткәрелә, рус милләтеннән булган балалар да татарча җырлый, шигырь сөйли, татар халык көенә бии. Моңа үзебез дә очрашу вакытында чын-чынлап инандык. Укучылар гына түгел, укытучы-мөгаллимнәрдә җырлый биредә. Мәктәп булса авыл яши дияргә ярата өлкәннәр. Морт авылында бүгенге көндә 65 укучы укый, 12 педагог белем бирә. Мәктәпне ничек тә яшәтәсе иде. Укучылары да артып торсын иде. Чөнки монда бөтен җанын, күңелен биреп эшләүче укытучылар коллективы эшли. Ә элек хезмәт куйган остазлары аларга һәрвакыт киңәш белән ярдәм итә. Семинарда да  элек шушы Морт мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар Кадрия Хөсәен кызы, Әлфирә Нуриәхмәт кызы, Анна Григорьевна, Нэлли Алексеевна чараның кадерле кунаклары иде. Үткән буын белән бүгенге буын бердәм тату гаилә булып эшләгән мәктәпнең , киләчәге дә  якты  булыр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев