Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мырау Батыр – баһадир песи!

Мырау Батыр сәхнәдә!

Сез песиләр яратасызмы ул? Мин дә яратам. Алар йомшак, матур, хәйләкәр. Нәкый ага Исәнбәт тә песиләрне бик яраткан. Шуңа да ул «Мырау Батыр» исемле искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч әкият язган. 12 хикәяттән торган бу әсәрен әдип бик озак – егерме ел буе яза. Ул кайтып-кайтып, маҗараларын тагын да баета. Мырау Батыр әкиятен заманында телевидениядән дә күрсәттеләр. Әти-әниләрең аның һәр сериясен көтеп караганнарында шигем юк. Үзләреннән сорап кара әле? Ул чакта ук чын супергеройга әверелә Бирәзә авылы песие. Бүген ул кабат безнең арабызга кайтты. Кайчандыр үзе Мырау Батырны уйнаган Татарстанның халык артисты Илдар абый Хәйруллин режиссёр буларак каһарман песине сәхнәгә чыгарды. «Чулпан» мәдәният үзәгендә зур премьера булды. «Казан» филармониясе артистлары Рәшит Абдуллин көйләрен югары дәрәҗәдә башкарды. Спектакльнең сценариен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган. Танылган артистлар катнашындагы бу спектакль – чын мәгънәсендә якты, яңгыравык, татарча һәм югары дәрәҗәдәге тамаша! Балаларның күзләрендәге очкынны күрсәгез! Менә бит! Яңа буынга да кызыклы үз баһадирыбызны күрү ничек күңелле икән. Төп рольне – Мырау Батырны башкарган Рафаэль Якупов уенын аеруча билгеләп узасым килә. Аны бит инде без Илдар абый Хәйруллин белән чагыштырып карап утырдык. Әмма ул Мырауны үзенчә ача алган. Җитез дә, шаян да, өлгер дә баһадир ул.

Спектакль озак вакыт тамашачаны сөендереп сәхнә түрендә булачак әле. Сез дә барып күрегез!

Айсылу Имамиева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев