Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Нинди ботка тәмлерәк? Кайсысы - файдалырак?

Әгәр дә белгечләр фикеренә колак салсак, алар иң элек дөгегә өстенлек бирәләр. Чыннан да, аны Азия илләре­нең күпчелегендә бик күптәннән бирле төп туклану ризыгы буларак куллана­лар. Статистикадан күр...


Әгәр дә белгечләр фикеренә колак салсак, алар иң элек дөгегә өстенлек бирәләр. Чыннан да, аны Азия илләре­нең күпчелегендә бик күптәннән бирле төп туклану ризыгы буларак куллана­лар. Статистикадан күренгәнчә, Рәсәй халкы елга җан башына уртача дүрт ки­ло дөге ашый. Әлбәттә, үзебезнеке ге­нә җитми. Кибетләрдә, базарларда са­тыла торган дөгенең яртысы Краснодар краенда үстерелгән. Калганы Таиланд, һиндстан һәм Кытайдан кайта.

Дөге иң кыйбат ярмалардан санала. Бигрәк тә чит илләрдән килгәне кыйм­мәт. Аның бәясе әледән-әле артып то­ра. Шулай да дөгенең файдасы бик күп. Анда В группасы һәм Е груп­пасы витаминнары күп. Әнә шул Е груп­пасы витаминнары вакытыннан элек картаюдан саклый. Дөге, моннан тыш, төрле микроэлементларга, мәсәлән, тимер, цинк, магний, кальций һәм калий­га бай. Билгеле, бу файдалы матдәләр организмга күбрәк эләксен өчен, дөге ярмасыннан төрле ризыклар әзерләп, аны даими куллану хәерле. Безнең та­тар халкы аннан пылау, гөбәдия, бә­леш, ботка, дөге ашы пешерә. Дието­логлар йөрәк-кан тамырлары авы­руыннан җәфаланган кешеләргә дөгене атнага кимендә өч-дүрт тапкыр ашарга кушалар. Күптән түгел немец галимнәре бик кызыклы ачыш ясаганнар. Алар дө­гедә кан басымын күтәрүгә һәм ишемия авыруын көчәйтүгә китерүче триглицеридка каршы тора алучы матдә тапкан­нар. Дөгенең организмнан артык сыек­лыкны чыгара алу үзлеге дә бар икән әле.
Кайбер белгечләр карабодай ярма­сын бик мактыйлар. Совет заманында ул кибет киштәләрендә хәзерге кебек өелеп ятмады. Аны исемлек буенча ши­кәр авыруы белән чирләүчеләргә генә бирделәр. Ләкин соңгы вакытта аның диабет белән авыручылар өчен файда­сын шик астына алалар. Чөнки шушы авырудан интеккән кешеләргә ашарга кушсалар да, карабодай ярмасының алар өчен файдалы булуын раслаган фәнни мәгълүматлар юк.
Ни генә дисәләр дә, карабодай бот­касы тәмле дә, туклыклы да. Безгә аның файдасын галимнәр күптән төшендер­деләр инде. Анда В группасы вита­миннары белән беррәттән, организм өчен бик кирәкле молибден бар. Ул җит­мәсә, кешенең күңеле төшенкеләнә, стресска бирелүчән була. Карабодай организмнан радионуклидларны да чы­гара, симертми. Карабодай ярмалар арасында В витамины күләме буенча чемпион дип санала. Анда микроэлементлар да күп. Белгечләр карабодай боткасын аның ярмасында рутин дигән матдә булганы өчен дә югары бәялиләр. Бу матдә кан тамырларының стеналарын ныгыта, кан китүне тоткарлый.
Хәзер солы боткасын да бик мактап сөйли башладылар. Төрле илләрдә үт­кәрелгән кырыклап тикшеренү нәтиҗә­ләре раслаганча, солы боткасындагы бетаглюкан (эри торган азык җепселләре) йөрәк авырулары ихтималын кисәтә. Алар эчәктә эреп, канга холестерин та­ралуны тоткарлый. Солы боткасын даи­ми ашау зиһенне саклауга булыша. Бөекбританиянең Кардифф университеты галимнәре әнә шундый фикергә кил­гәннәр. Алар әйтүенчә, солы боткасы холестерин күләмен билгеле бер нор­мага китерә һәм кан тамырларын тромб­лардан саклый. Без үзебез дә аны еш пешерәбез. Суда пешерелгән кайнар солы боткасы бик тәмле була.
Безнең Татарстанда күпчелек гаилә­ләрдә тары боткасын да яратып ашый­лар. Аның үзенчәлеге шунда, тары бот­касында тимер һәм фтор күп. Ә фтор­дан башка без тешләребезне озак сак­лый алмыйбыз. Элегрәк тары боткасы көч бирә дип санаганнар. Бу бер дә юк­ка түгел. Тарыда организмның күзәнәк­ләрен ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Мәсәлән, кремний һәм бакыр бу яктан аерылып тора. Элек Татарстанда тары­ны күп үстерделәр. Тик соңгы елларда аңа караш үзгәрде. Хәзер чит төбәк­ләрдән тары ярмасы күп килә. Аны беренчеләрдән булып Борынгы Кытайда игә башлаганнар. Тарыны башта он, куас, сыра ясау, аш һәм башка төр ризыклар әзерләү өчен кулланганнар. Кытайдан ул башка илләргә таралган. Рәсәйдә аны моннан 200 ел чамасы элек үстерә башлаганнар һәм ул крестьяның төп ризыгына әйләнгән.
Тары боткасында аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта, ә угле­водлар организмны төрле агулы матдә­ләрдән (токсиннардан) һәм шлаклар­дан арындыра. Тары бөртеге В1 һәм В2 витаминнарына бай. В группасы ви­таминнары ми эшчәнлеген яхшырта. Кардиологлар тары ярмасын ешрак ашарга киңәш итәләр. Бу анда калий­ның күп булуы белән бәйле. Калий йө­рәк эшчәнлегенә булыша. Табиблар тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәк авырулары вакытында да ашарга ку­шалар.
Әлбәттә, сатып алганда тарының төсе­нә игътибар бирү зыян итмәс. Сатуда аның төрлесе була. Катнашмалардан арындырылган сары төстәге тары бот­касы тәмлерәк, тизрәк пешә, яхшырак үзләштерелә.
Тары боткасы бигрәк тә ябыгырга телә­гән кешеләр өчен файдалы. Ник дигән­дә, тары бөртегендә тәнгә майлар уты­руны тоткарлаучы матдәләр бар. Мо­ның өчен атна буена тары боткасы белән тукланалар. Аны суда пешерәләр һәм май сапмыйча гына ашыйлар. Майсыз ботка авыз ерта, диләр. Курыкмагыз, бер дә ертмый. Тары боткасы азканлылыктан да файдалы.
Тагын бер ботка онытылып калмасын әле. Анысы — манный боткасы. Аны яратмаган кешеләр аздыр. Бу ярмада витаминнар башка ярмаларга караган­да азрак. Әмма ул җиңел үзләштерелә. Шуңа да аны ашказаны һәм эчәк авы­рулары белән чирләгән кешеләргә ашарга киңәш ителә.
Кыскасы, ботканың кайсы да тәмле һәм файдалы. Төрледән-төрле ярма­лар булып кына торсын. Хуҗабикәләр аннан ничек ботка пешерәсен ях­шы беләләр.
//Игелек.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев