Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы Шүрнәктә эшлекле иртәнге аш

«Сабантуй», «Салават күпере», «Сәхнә» журналларының редакция вәкилләре Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында эшлекле иртәнге ашта катнашты.

Районкүләмендә авыл советы рәисләре һәм мәктәп директорларын чакырып оештырылган бу чара яшьләрне авылда калдыру темасына багышланган иде. Авылдагы тормышны яшьләргә һәм балаларга кызыклы итәр өчен нинди юллар бар, нинди проектларны тормышка ашырып, авылга финансларны тартып китерергә мөмкин? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләү форматында узган очрашу барышында катнашкан һәркем үз уңышлары һәм проблемалары хакында сөйләде. Шулай ук авылда җитештерергә мөмкин булган товарлар турында сөйләп, махсус мастер-класслар да оешытырылган иде. Мәсәлән, авылның китапханә мөдире Фәридә Мөнир кызы Данилова бик матур курчаклар тегә һәм алар белән күргәзмәләрдә дә катнаша. Хәтта Санкт-Петербург шәһәрендә дә булып кайткан. Ә киндер тукымадан заманча сумка-шопперларны рәсем һәм технология укытучысы Эльвина Ренат кызы Сагирова тегеп, аларны милли бизәкләр белән бизи һәм укучыларны да өйрәтә. Шулай ук бу матур төбәкнең шифалы үләннәреннән ясалган чәй җыелмалары да бик файдалы һәм күңелгә ятышлы эш.

Эшлекле иртәнге аштан соң катнашучылар командаларга бүленеп, уен формасында бизнес план да төзеделәр. Авылдагы тормыш салмаграк булса да, аның үз уңай яклары да күп. Экологик чиста мохит, сыйфатлы ризык, чиста су, кешеләрнең үзара аралашып яшәве тормышны шәһәрнекеннән яхшырак та итә әле. Тик ни өчендер яшьләрне барыбер шәһәр тормышы үзенә тарта. Хезмәт хаклары югарырак дисәк тә, шәһәрдә бит чыгымнары да күбрәк. Шулай да яшьләрне авылда калдыру өчен махсус дәүләт программаларының да гамәлдә булуы кирәк.

Редакция хезмәткәрләре исә, журналларга язылып, алар белән элемтәдә булып та авыл тормышын кызыклырак итеп булуы хакында искәртте. Журналлар базасында оештырылган онлайн мультимедиа мәктәпләр дә укучылар алдында күп мөмкинлекләр ача.

Очрашу авыл җитәкчеләре һәм килгән кунаклар өчен дә кызыклы булды. Әлеге чараны оештыруда зур көч куйган мәктәп директоры вазифаларын башкаручы Валентина Васильевна Миросановага һәм редакцияләр белән элемтә урнаштырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Хәйдәр кызы Галиевага зур рәхмәтләрне җиткерәсе килә.

Айсылу Имамиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев