Радикка “Гөлназның чәчләре ошый”, ә Гөлназга - “Радикның иҗаты һәм киенүе” /ВИДЕО/

Кичә Башкортстанның Уфа шәһәрендә бик матур бәйрәм чарасы булды. “Туган тел" каналы Башкортстандагы татар-башкорт эстрада җырчыларын бергә җыеп, ябык кичә уздырды. Әлеге бәйрәмгә 100дән артык артист җыелган. Барысы да кызыл келәмнән узган. Араларында Татарстан халкына танышлары да бар: Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Радик Юльякшин, Гөлназ Асаева, Илшат Вәлиев һ.б.

Ә менә үзләренең мөнәсәбәтләре белән күпләрдә кызыксыну уяткан Радик белән Гөлназ кызыл келәмнән дә бергә узган, бер өстәл артында да утырган.
Алып баручыларның: “Сез егет белән кызымы, әллә дуслар гынамы?” дигән соравына икесе дә елмаеп кына җавап биргән. Радик “Гөлназның чәчләре ошый”, ә Гөлназ исә, “Радикның иҗатын, киенүен яратам”, дигән. Ничек кенә булса да - парлылар биюен дә бергә биегәннәр Радик белән Гөлназ!
[embed]https://www.instagram.com/p/BWGVkPVAEME/[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    240
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    401
    0
    3