Роботны үзең яса!

Уенчык кибетләрендә робот ясау өчен конструкторлар сатыла. Мондый робот рычаглар, гайкалар һәм редукторлардан тора, аның клеммалары, платалары, электродвигательләре була. Шуларны җыясың да, пульт белән идарә итәсең. Җыю озак түгел, күрсәтмәдә барысы да аңлаешлы язылган. Эретеп ябыштыручы аппарат (паяльник) кирәкми, механизмнар гайкалар ярдәмендә ныгытыла.


Әмма иң кызыгы – роботны үзең ясау.
Моның өчен батареялар, конструктор, детальләр һәм микроконтроллер (роботның “баш мие”) кирәк. Ләкин детальләрне сатып алырга ашыкма. Башта роботлар төзергә өйрәтүче курсларга йөреп алу хәерле булыр.

Физиканы һәм математиканы белмичә, яхшы робот ясау мөмкин түгел. Шәһәр мәктәпләрендә робот ясарга техник түгәрәкләрдә өйрәнеп була. Казанда, мәсәлән, Иннополис университетының STEM-үзәгендә робот ясыйлар.





Гадәттә конструкторда батарея комплектта булмый. Ярашлы батареяны өстәмә сатып алырга онытма.
Әмма иң кызыгы – роботны үзең ясау.
Моның өчен батареялар, конструктор, детальләр һәм микроконтроллер (роботның “баш мие”) кирәк. Ләкин детальләрне сатып алырга ашыкма. Башта роботлар төзергә өйрәтүче курсларга йөреп алу хәерле булыр.

Физиканы һәм математиканы белмичә, яхшы робот ясау мөмкин түгел. Шәһәр мәктәпләрендә робот ясарга техник түгәрәкләрдә өйрәнеп була. Казанда, мәсәлән, Иннополис университетының STEM-үзәгендә робот ясыйлар.
Ә сезнең робототехника түгәрәкләренә йөргәнегез бармы, дуслар?



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.