Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Рөстәм абый, бирмә машина!" яки Федераль Сабантуйдан соң уйланулар...

“Лаеклы бүләк баш батырга бирелмәгән. Бүләк иясен җирәбә ярдәмендә ачыклаганнар...” 9 июньдә Новосибирскида узган Федераль Сабантуеннан соң шулай дип сөрән салучыларның әлеге фикере ике көн инде тынгы...

“Лаеклы бүләк баш батырга бирелмәгән. Бүләк иясен җирәбә ярдәмендә ачыклаганнар...” 9 июньдә Новосибирскида узган Федераль Сабантуеннан соң шулай дип сөрән салучыларның әлеге фикере ике көн инде тынгылык бирми. Ышанмассыз, әмма дөресе шундый: төнлә торып та уйланам, күңелдә туган фикерләр көрәшен хөкем итәм.
Кем дөрес?
Бәхәс туган җирлектә кемнең хаклы булуын ачыклавы кыен. Ике як та үзен дөрескә санаячак. Федераль Сабантуе тирәсендәге шау-шу нәкъ менә шундый – чишелеше табылмый торган җирлек. Хәтта вакыйгалар агышын читтән күзәтүче кеше буларак үземдә дә каршылыклы фикерләр туа. Шуңа да фикерен белдергән һәр кеше үзен хаклыга санарга да тиеш түгелдер. Дүрт аяклы ат та абына бит. Ни сәбәпле абынуын һәм бу хәл кабатланмасын өчен уртак фикергә килү юлларын эзләргә кирәк. Бу очракта туйдан соң үпкә белдерерлек булмас өчен алга таба нишләргә кирәклеген ачыклау мөһим. Димәк, фикерләр күп булу да комачау итмәс. Кулга шунлыктан гына каләм алынды.
Чабаксардан сабак алып
Сабантуйда автомобиль хуҗасын җирәбә ярдәмендә ачыклау үрнәген федераль дәрәҗәдә беренчеләрдән булып 2018 елда Чабаксардагы Сабантуйда күрсәттеләр. Федераль Сабантуйда тәүге тапкыр баш батырның машинасыз калу очрагы иде бу. Быел шуның үрнәгендә кабат җирәбә уйнатылды. Әмма, аермалы буларак, быел бәхетен сынап карарга Татарстан көрәшчеләре дә кертелде. Димәк, узган елгы ялгыштан сабак алынган.

– Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Нигезләмәдә баш батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән, тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар, – дип канәгатьсезлек белдергән иде былтыр 2018 елгы Федераль Сабан туеның баш батыры Муса Галләмов.
– Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел. 60 килограммлы көрәшче авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Нишләтәсең инде? Менә минем президент буласым килә. Буламмы соң президент? Булмый бит. Сайланган кеше генә президент, сайланган батыр гына батыр була. Машинаны аннан алу дөрес түгел, – дигән быелгы баш батыр Раил Нургалиев.
...Новосибирскида төп приз – “Фольксваген Поло” автомобилен җирәбәдә Казан егете Лениз Абдуллин отты. Бу уңайдан Раилнең тагын бер фикере игътибарны җәлеп итә: “Әйбәт булды Татарстан егетенең отуы. Шунысы шатландыра”, ؘ– диде батыр. Татарстан өчен горурланып әйткәндер, шәт. Алайса күңелгә юньсез уйлар керә.

Машина – батырга!
Шундый фикер белдерүчеләр шактый. Сүзләрендә хаклык та бардыр: ике дистә еллап уздырылып килә торган Федераль Сабантуеның беренче елларында ук автомобильне нәкъ менә көрәш батырына, дип бирә башладылар. Әмма ул чакта кабул ителгән карарның дөрес булуын исбатлавы кыен бит. Бәлки шул вакытта ук канәгать калмаган кечерәк гәүдәле көрәшчеләр дә булгандыр, фикерләрен ирештерә генә алмаганнардыр?!
Бу урында куен дәфтәремә язып барган соңгы алты-җиде елдагы баш батырларны исегезгә төшерәм:
2013 ел – Төмән – Раил Нургалиев.
2014 ел – Томск – Раил Мараков.
2015 ел – Красноярск – Муса Галләмов.
2016 ел – Түбән Новгород – Рөстәм Садыйков.
2017 ел – Әстерхан – Раил Нургалиев.
2018 ел – Чабаксар – Муса Галләмов.
2019 ел – Новосибирск – Раил Нургалиев.
Менә монысы мәсьәләнең икенче ягын кузгата: шул еллар эчендә автомобильне ничә тапкыр батыр исеменә лаек көрәшче отты икән? Мин өч елны санадым. Батырлар гафу итсен: әмма 2014 елда – Раил Мараков, 2015тә – Муса, 2016 елда Рөстәм шул елгы Сабантуйларда катнашкан Раил Нургалиевны ота алырлык хәлдә түгел иде әле. Спектакльне аңлаганы аңлады, көрәшне гомерендә берничә тапкыр гына күрүчеләр сызгыра-сызгыра “батыр”га кул чапты.
...2016 елда чираттагы "спектакль"гә Түбән Новгородта аяк чалдылар. Федераль Сабантуена “пропискага кергән” көрәшчеләр сценарие буенча ул елны Фәрхәт Фәйзуллин батыр калырга тиеш иде, шуның нигезендә Раил бу юлы Фәрхәткә юл куйды. Әмма җирле көрәшче Рөстәм Садыйков һәм аны яклаучыларга вакыйгалар агышының шуннан да яхшырак юнәлеше була алмый иде инде. Кыскасы, сценарий бозылды, җирле көрәшчене батыр калдырдылар, Татарстанлылар терсәкне тешләргә омтылып карады, әмма соң иде инде. Их, менә шул вакытта спектакльне читкә куеп, Раил Нургалиев җирле көрәшчегә каршы үзе чыкса һәм аны күкләргә чөеп сыртына салсамы?!
https://www.youtube.com/watch?v=Gb9xa_XHGJ4
 
Нишләргә?
Президентка хат язарга, моннан соң машина бирмәвен сорарга кирәктер, бәлки. Туйдан соң тукмаклашып ятмасыннар өчен... Келәмдә елый-елый көрәшсә дә, баш батыр кала алмаячак 80 килограммга кадәрге көрәшчеләрне үпкәләтмәс өчен... Машина бүлешүләрнең яңадан-яңа схемаларын уйлап тапмас өчен... Ә машина акчасын кая куярга белмәсәк, балалар арасында көрәшне үстерүгә тотыйк. Бер дә булмаса, авылларда бетеп баручы Сабантуйларын җанландырып җибәрергә була. Милли бәйрәмне шәп итеп уздырган авыл җирлекләрен барлыйсың да, ун авылга 100әр мең сум акча бүлеп бирәсең. Шәп бит, ә?!

– Хәзер шундый фикергә килеп барам: гомумән, машина хәтле машинаны Сабантуйда куймаска кирәк, – дип белдергән Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин “Интертат” басмасына. –  Ә баш батырга зур, матур тәкә бирергә. Чөнки баш батырга көрәшкәндә 2-3 кеше көрәшә. Моның өчен генә машина бирү дөрес түгел дип саныйм.
Равил әфәнде фикеренчә, көрәшчеләр тәкә, чиккән сөлге өчен дә көрәшергә әзер.
– Ике машина куйсыннар: 80гә кадәр берсен, яки берне дә куймасыннар, – монысы Раил Нургалиев фикере. – Тәкә генә куйсыннар, әмма тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк.

Шул сүзләре белән Раил үз гамәлләренә каршы килә. Чөнки быелгы Федераль Сабантуенда автомобильнең лотерея ярдәмендә уйнатылачагы алдан ук әйтелде. Димәк, батыр булып та, машинасыз кайту ихтималы зур иде. Ә бит барды, батыр да калды, хәтта баш батыр исеме көрәшергә дә чыкты һәм бер ел дәвамында Федераль Сабантуеның гамәлдәге батыры, дип горурланып йөрерлек исемгә лаек булды. Менә шул исемне батырдан гайре берәү дә үзенеке итә алмаячак. Хәтта җирәбә ярдәмендә дә! Горурланырлыкмы? Әлбәттә!
...Горурлык, димәктән, редакциябез ишегалдын журналистларның 2018 елгы "Бәллүр каләм” бәйгесенең Гран-при иясе Габделбәр абый Ризвановка бирелгән “Калина” автомобиле бизи. Бер ел вакыт узса да, ябыштырган бизәкләре әле дә куптарылмаган. Хуҗасының горурлык хисләре кичерүе сизелеп тора. Журналистларның иң-иңенә, берәүгә генә һәм елга берне генә бирәләр аны. Очраклылык микән: бер генә көрәшченең дә Федераль Сабантуеның төп призы – бизәкле автомобилендә үз районында еллар буе җилдергәнен күргән юк. Көрәштә дә, район саен машина өләшүгә чик куеп, елга берне нәкъ менә Федераль Сабантуенда гына бүләк итәр сәгать сукмады микән?! Батыр калуның дәрәҗәсен арттырыр өчен.

Фәрит САЛИХОВ,


фотолар: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев