Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» белән әкият укыйбыз!

Сабантуй» балалар журналы мәктәп укучылары арасында иҗади, талантлы укучыларны барлау максатыннан «Сабантуй» белән әкият укыйм» дип исемләнгән әдәби укулар башлап җибәрде.

Беренче укулар Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 10 нчы гимназиясендә үтте. 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары язучы, журналист  һәм «Сабантуй» журналы әдәби мөхәррире Айсылу Имамиева белән бергәләп, «Чеби малае Чеп-чеп» әкиятен укыдылар. Айсылу апа балачактан әкиятләр язырга яраткан. Аның да беренче әкияте «Сабантуй» газетасында 1994 елда басылып чыккан була. Әдәби укуларда катнашкан балаларга да язучы әкият язу серләрен сөйләде. «Балалар журналына балалардан да әйбәт язучы юк. Шуңа күрә әкият язарга беркайчан да курыкмагыз,үзегезнең уй-фикерләрегезне язып көндәлекләр алып барыгыз», – дип үзенең киңәшләрен дә җиткерде.

Укучылар да җанланып бергәләшеп әкият уйлады. Бу күмәк эш нәтиҗәсендә Кояшкай исемле чеби турында әкият туды. Ахырдан һәр бала әкияттәге төп геройның рәсемен дә ясады. Иң-иң уңышлы эш «Сабантуй» журналының ноябрь санында басылып чыгачак.       

«Сабантуй» журналы иҗат мәйданы да. 100 еллык тарихы булган басма элек-электән яшь каләм чарлаучыларны тәрбияләгән. Без дә бу традицияне саклыйбыз. Татарча камил аралашучы, сөйләшүче балалар хәзер энҗе бөртегенә тиң. Әдәби укуда катнашкан 60 укучының берничәсе генә булса да, шушы очрашудан соң үзе кызыксынып, кулына каләм алып бер әкият яисә хикәя язып карарга алынса, без максатыбызга ирештек дигән сүз.»- ди «Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев