Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының май саны чыкты

«Сабантуй» журналының май саны әзер! Тизрәк аның эчтәлегенә күз салыйк.

Ямьле май тышлыгын Биектау районы Дөбъяз мәктәбендә белем алучы җырчы сандугач Айдинә Хәбибуллина бизи. Тышлык очраклы гына сайланмады. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Айдинә герой бабасының медальләрен тәкъдим итте. 

«Милли ашлар»да бу юлы удмуртларның милли ризыгы – зыретлы табаньнар хакында сөйләдек. Искиткеч тәмле сый белән видеоролик аша да танышырга мөмкин.

Дуслар, ә сез авырып киткән дустыгызның хәлен беләсезме? Аңа ничек ярдәм итәсез? Чираттагы «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә әнә шул тема турында сөйләштек.

      «Каләмдәш» сәхифәсе укучыларыбызның иҗатын яктыртуны дәвам итә. Ә «Әдипләребез» битләре Ренат Харисның матур шигырьләре белән баетылды.

9 нчы Май уңаеннан оста куллы Зилә Әхмәтшина сезне җиңү билгесен ясарга өйрәтте. Парадка үз кулларыгыз белән эшләнгән җиңү билгесен тагып чыгарга онытмагыз!

«Психолог ярдәм итә» сәхифәсендә борчылудан арынырга өйрәнәбез. Кызыклы һәм файдалы күнегүләр белән тулыландырылган битләр сезгә ошамый калмас!

«Мәшһүр ватандашлар»да Россиянең беренче императоры Петр I турында кызыклы мәгълүмат белән танышып була. Шулай ук аның турында видеоролик та бар.

 

«Сабантуй»ны укыгыз, «Сабантуй»ны һәр йортка яздырыгыз, дуслар!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев