«Сабантуй» 18 нче гимназиядә кунакта

Редакция хезмәткәрләренең Казан мәктәп-гимназияләрендә белем алучы укучылар белән еш очрашуын беләсез инде. Күптән түгел генә 18 нче татар гимназиясендә булып кайттык.
Башкалабызның Кол Гали урамында урнашкан әлеге гимназия төзекләндерүдән соң әле 1 сентябрьдән генә эшли башлаган. Белем йортына аяк баскач, тирә-юньдәге матурлыкны, чисталык-пөхтәлекне күреп сокландык. Гимназиянең ишегалдында урнашкан спорт мәйданчыгы гына да ни тора! Ишектән керүгә, елмаеп, гимназия директоры Гөлшат Фәсхетдинова каршы алды. Гимназия искиткеч зәвыклы, матур, заманча җиһазландырырылган. Бүген монда 600 дән артык бала ана телебездә белем ала.
Директор безне укучылар янына озата бара, ә без гимназиянең эчке ягын күзлибез. Милли бизәкле диварларны узып, якты сыйныфка үтәбез. Безне 3 нче сыйныф укучылары шау-гөр килеп каршы ала. «Сабантуй» журналы белән таныш икән монда укучылар! Балалар безнең басмада үзләренең дә иҗат җимешләрен күрергә теләүләрен җиткерделәр.
«Бездә иҗатка тартылучы, каләм чарлаучы балалар күп», – ди гимназиянең директор урынбасары Зөһрә Садыйкова. «Укучыларыбыз бик сәләтле. Шигырь, әкият, хикәя язучылар да бар. Аларны, әлбәттә, күрсәтергә, танытырга кирәк. Сезнең журнал – балалар өчен иҗат мәйданы. Укучыларыбызны иҗади яктан тәрбияләүдә элеккеге директорыбыз, филология фәннәре кандидаты Равил Садыйковның да өлеше зур. Ул үзе дә китаплар авторы, шигырьләр яза», – дип, Зөһрә ханым безгә дә Равил абыйның китапларын бүләк итте.
Укучыларны журнал сәхифәләре белән таныштырып, видеоларны күрсәтеп, балаларга китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үткәрдек, укытучылар белән дә якыннан таныштык. Актив укучыларыбызга журналлар да бүләк иттек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!