«Сабантуй» бүләкләр өләшә

Дуслар, сез барыгыз да «Сабантуй» журналындагы үзгәрешләрне сизгәнсездер. Аның бизәлеше генә түгел, эчтәлеге дә яңарды. Хәзер журналның һәр битендә диярлек кызыклы биремнәр, уеннар. Биремнәрне дөрес һәм беренче үтәүче дусларыбыз бүләксез калмый. Бүген май санындагы “Син беләсеңме?” сәхифәсендәге сорауга дөрес җавап бирүче укучыбыз Ләйлә Исмәгыйловага Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына гаилә билетын бик шатланып тапшырдык. Ул Бөек Ватан сугышы башлануын хәбәр иткән дикторның Левитан икәнлеген беренчеләрдән булып безгә язып җибәрде. Ләйләне җиңүе белән котлыйбыз. Исмәгыйловлар гаиләләре белән музейга барып, андагы экспонатлар белән танышып, вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрер дигән теләктә калабыз. Ә без үз чиратыбызда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына рәхмәтебезне җиткерәбез.
Дуслар, сез дә бәйгеләрдә катнашыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.