Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" ярышлары: "Бу кадәр бала белән нишләп бетәрбез?" /фото, видео/

Сабантуйда пәһлеван батырлар мәйданга чыгар алдыннан һәрвакыт яшь малай-шалайны көрәштерәләр. 5-6 яшьлек балаларның сөлге тотып көрәшүләрен карарга, аларны үсендереп көч биреп торырга шактый халык җые...

Сабантуйда пәһлеван батырлар мәйданга чыгар алдыннан һәрвакыт яшь малай-шалайны көрәштерәләр. 5-6 яшьлек балаларның сөлге тотып көрәшүләрен карарга, аларны үсендереп көч биреп торырга шактый халык җыела. Һәр авыл Сабантуенда шулайдыр, шәт.
Кыш уртасында шундый Сабантуй рухын Алабуга шәһәрендә тоерга мөмкин иде. Шушы көннәрдә анда көрәш буенча яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге узды. Традициягә тугры калып, быел да әлеге ярышлар "Сабантуй" журналы белән бергәлектә оештырылган иде. Заманында "Яшь ленинчы" газетасы призларына дип үткәрелсә, соңгы елларда газета "Сабантуй" журналына үзгәртелсә дә, ярышларның асылы шул килеш калды.

Шулай да яшь категорияләрендә беркадәр яңалык кертелгән икән. Быелгы ярышларда ике яшь категориясендә көрәштеләр. Шартлыча аларны кечкенә үсмерләр (2004-2005 елда туган) һәм зур үсмерләр (2002-2003 елгылар) дип атарга мөмкин. "Март аенда Казанда үсмерләр арасында Россия беренчелеге уза. Анда әлеге ике яшь категориясенә өстәп тагын 2000-2001 елгы үсмерләр бил алышачак. Татарстан командасы өчен чыгыш ясаучы егетләребез "Сабантуй" журналы һәм "Татарстан яшьләре" газетасы призларына оештырыла торган бәйге нәтиҗәләре буенча сайланачак та инде. "Сабантуй"га шулай итеп ике яшьтәге үсмерләр "эләкте", – дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.
Әлеге ярышларда 13-14 һәм 15-16 яшьлек малайлар бил алышсалар да, махсус карар 2006 елгы, ягъни 12 яшьлек ике спортчы да келәмгә кертелгән иде. Чистай командасы өчен чыгыш ясаган Рушан Билалов һәм Казаннан Инсаф Ногманов республика дәрәҗәсендәге ярышларда беренче тапкыр катнашкан. Призлы урыннарга лаек булмасалар да, келәм исен тоеп, яшьтәшләренең уңышларын күреп , киләчәк бәйгеләрнең җиңүчесе булу максатын куеп кайтып китте яшь батырлар.

Инсаф Ногманов: «Мин Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә 5 нче сыйныфта укыйм. Тренерыбыз Николай Васильевич Крылов бик таләпчән, атнасына 3 тапкыр көрәш белән шөгыльләндерә. Без сыйныфтан 5 кеше көрәш түгәрәгенә йөрибез, үзем исә тагын бассейнга барырга да вакыт табам. Әлеге ярышта, кызганыч, призлы урын алып булмады, икенче әйләнештә узган елгы чемпионга оттырдым...»
Сүз уңаеннан, беренче чирканчыкны балалар гына алмады бу ярышларда. Оештыручылар һәм хөкемдарлар да беренче тапкыр 500 гә якын көрәшче катнашкан бәйге уздыру тәҗрибәсен үзләштерделәр. Көрәш дөньясында күп еллар кайнаган шәхесләр дә «Бу кадәр көрәшче җыелган ярышны хәтерләмим», «Рекордлы сан бу!» дип кабатлап торды. «Беренче көнне бу кадәр көрәшче белән нишләп бетәрбез инде, дип куркуга калган идек, – дип сөйләде тәҗрибәле хөкемдар Миннерахман Вакказов та. – Шөкер, ерып чыктык! Балалар белән эшләүнең өстенлекләре булышты. Алар бит келәмгә вакыт сузарга да, үзара сөйләшмичә, гадел рәвештә көчлерәкне ачыкларга дип чыга».

Көрәш сөючеләрнең игътибар иткәне бардыр: яшьләр һәм зурлар арасындагы әйдәп баручы командалар төрле. Зурларда Әлмәт, Зәй, Теләче, Яңа Савин кебек районнар алдынгы урыннарда булса, яшьләр арасында Мамадыш (быел - чемпион!), Балтач, Түбән Кама командалары лидерлыкны үз кулларында тота. Тик әлеге командаларның яшь көрәшчеләрнең балигълык яшенә җиткәч нәтиҗәләре сүлпәнәя. Бу уңайдан тәҗрибәле тренер Ринат Гайнетдиновның фикере игътибарга лаек: «Егет кешене көрәшкә бәләкәйдән үк бирү яклы түгелмен. Чөнки алар беренче мәлләрдә ярышларга ныклап әзерләнеп йөриләр, кызыксынулар да көчле. Аннары исә сүлпәнәяләр. Мәсәлән, 6-7 яшьтән көрәшкән малай 18 яшьләрдә инде көрәшне ташларга мөмкин. Шәхсән үзем улым Ришатны 12 яшьтән көрәшкә йөртә башлаган идем. Шөкер, әле һаман да көрәшә. Кечкенә вакытта аларны сыгылмалылыкларын арттыру өчен гимнастика, җиңел атлетика кебек төрләргә бирергә кирәк, дип саныйм». Бу киңәш күбрәк ата-аналарга караса да, көрәш җәмәгатьчелеге, көрәш үсеше өчен җаваплы кешеләр колакларына киртләп куя ала.
Көрәш – татар халкының йөзек кашы, дигән гыйбарәнең мәгънәсе нәкъ менә кечкенәләрнең ярышларын караганда ныграк ачыла, мөгаен. Беренчедән, мәйданга чыккан егетләрнең физик әзерлекләре югары, икенчедән, уңышка ирешер өчен берничә талпыныш кирәклеге ачыклана, димәк, рухи ныклык, максатчанлык сыйфатлары ныгый. Кечкенә яшьтән үк шул юнәлештә эш алып барылса, татар милләтенең киләчәге өчен борчыласы юк.

Гомумән, яшьләрнең келәмдә көрәшүләрен карау үзе бер рәхәтлек бирә. Күп кеше яшь көрәшчеләрнең ихлас һәм гадел булуларын ассызыклый. Татарстан беренчелеге әлеге фикерне тагын бер кат раслады.
Илназ Фазуллин
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Финал алышлары: видео һәм фоторепортаж


Җиңүчеләр исемлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев