Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сәяхәтче Шүрәле»

«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә икенче катнашучылар: Мамадыш районы «Мөхәммәтҗан Шакир улы Шакиров исемендәге Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»нең 5 нче сыйныф укучылары.

Түбән Ушмы авылының иң биек ноктасы Мадъяр тавында яшәүче Шүрәле әфәнде әллә нишләп моңсуланып киткән. Бер көнне ул уйлаган-уйлаган да Мамадыш шәһәрендәге “Миңа ярдәм кирәк” дип аталган турагентлыкка мөрәҗәгат иткән. Аңа анда Татарстан буенча сәяхәт итәргә кызыклы тукталышлар билгеләнгән карта биргәннәр.

Шүрәле озакка сузмыйча, башына бизәкле түбәтәен киеп, биленә бау бәйләп, Арча читекләре киеп, юлга кузгалды. 

Карта буенча беренче билгеләнгән нокта Кукмара шәһәренең “Тәмле тамак” ашханәсе иде. 

Шүрәле килеп җитеп, каршында торган бинага сокланды. Ул мондый матур биналарны беркайчанда курмәгән иде әле. Үзе курка, ә үзе тыгыз итеп ашарга тели. Шүрәле ашханә эченә керде. Диами клиент шикелле заказ бирә башлады. Ул яңа печән, каен ботаклары һәм елга балыгы шулпасы сорый башлады. Ашханә эшчеләре аңа менюда андый ризыклар булмавын аңлаттылар. Ләкин бездә бик тәмле татар ризыклары бар диделәр. Мәсәлән: кайнар өчпочмак, тәмле кыстыбый, кетердәп торган кош теле, татлы чәкчәк күрсәттеләр. Аны шушы ризыклардан авыз иттерделәр һәм кайнар мәтрүшкәле чәй эчерделәр. Шүрәлегә бу ризыклар бик охшады һәм шуның аркасында ул чак кына телен йотмады. 

Тәмле иттереп ашагач, Шүрәле рәхмәт әйтеп юлга кузгалды. Картада икенче нокта Арча районы иде. Аны анда олы кунак иттереп каршы алдылар. Татар милли кулмәкләре кигән матур кызлар Шүрәлене “Уен сәгате”нә чакырдылар. Уен кызыклы биремләр ути торган “Тукай эзләре буенча” дип аталган квест иде. Арча, Кырлай, Өчиле, Сосна авылларыннан утеп, биремнәрне дөрес утәп чыккач аңа пазл өлешләрен бирделәр. Пазлда Яшел Үзән районының гербы сүрәтләнгән иде. 

Бераз ял итеп Шүрәле Яшел Үзән районына юлга чыкты. Ул озак барды. Урман, кырлар аша үтте. Ниһаят ул Яшел Үзән районында урнашкан Идел-Кама табигать биосфера тыюлыгына килеп җитте. Сәяхәт итү картасында бу нокта “Экология” дип билгеләнгән иде. Монда аны яшь табигать сөючеләр каршы алдылар. Шурәле табигать сөючеләр белән тыюлыкта яшәүче хайваннар арасында тылмач булып, аларны сөйләштерде. Иң кызыклы сөйләшү ак койрыклы бөркет һәм кыр кәҗәсе белән булды. Бөркет үзенең тыюлык өстендә очканда күргәннәре турында сөйләде. Кыр кәҗәсе дә ничек көн күргәннәрен әйтте. Алар икесе дә бу тыюлыкта яшәргә яратаканнарын әйтте. 

Шүрәлегә дә монда охшады, ләкин ул юлын дәвам итәргә булды. Ул картасын ача һәм күзләре Казан шәһәренә төшә. Бу шәһәр зур кызыл хәрефләр белән аерылып тора. 

Түзмәде Шүрәле олы шәһәргә килеп җитте. Аның янына такси машинасы килеп туктады.

Такси йөртүче:

Куда путь держите, уважаемый? Откуда вы? – дип сорады.

Шүрәле:

Нәрсә, нәрсә? Мин татар малае. Мин русча аңламыйм. Миңа бернәрсә дә кирәкми! – диде.

Такси йөртүче аны аңлады һәм ярдәм кулын сузды. Шүрәлене ул җилдереп шәһәр үзәгенә китереп куйды. Аны күчтәнәчләр белән Кремль янында шатланып каршы алдылар. 

Шүрәле Кол Шәриф, Бауман урамы, Камал театрында булды. Ләкин ул монда күңел ачу өчен түгел, ә “Үземне өйрәнәм” тукталышына дип килгән иде. Ул Казан медицина уку йортына керде. 

Миңа кешенең төзелешен өйрәтегез әле, - диде.

Аңа укытучылар кешедә нинди органнар барлыгын, аларның ничек эшләве турында сөйләделәр. Сәләмәтлекне ничек сакларга икәнлекне аңлаттылар. Шүрәле бик гаҗәпләнде. 

Белем алып йөргән вакытта аны рәис янына чакырдылар. Шүрәленең Казан шәһәрендә икәнлеген белгән Рөстәм Нургали улы аны кунакка чакырган. Мондый олы чакыруга Шүрәле килеп тә җиткән. Ул анда Сабантуй исемле егет белән таныша. Чәй эчкән арада, Шүрәле Сабантуйның ул сәяхәт иткән картаның төзүчесе икәнлеген ачыклый. Кунак аларга узенең сәяхәтендә күргәннәрен сөйли һәм сәяхәт картасында яңа нокталар барлыкка килуе турында киңәшләшә. “Әйдә, авылга” дип аталган тукталыш өстәп, авыл тормышы белән таныштырырга уйлый ул. Рәис бу турыда уйлап карабыз дип җавап бирә.

Шүрәленең сәяхәте ахырына якынлашып килә иде. Ул күчтәнәчләрен алып, шатланып әкрен генә туган ягына кайтып китте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев