Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Серле бакча хуҗасы

Авылыбыз китапханәсе Мәдәният йортында урнашкан. Авыл халкы анда бик яратып йөри. Мин дә китапханәдән дәрес әзерләү өчен өстәмә мәгълүматлар, ял көннәрендә уку өчен әдәби әсәрләр hәм яңа журналлар алам.

Китапханә – серле дөнья булса, китапханәче – шул серне чишәргә ярдәм итүче. Китапханәчебез Җәләева Раушания Мәхмүт кызы бу вазыйфаны инде 40 елга якын башкара. Яшьләр hәм мәктәп укучылары өчен бик күп чаралар, китап күргәзмәләре оештыра ул. Безне матбугатта басылган яңалыклар белән дә таныштырып бара. Һәр соравыбызны игътибар белән тыңлап, аңа җавап табарга тырыша китапханәчебез.

Мин Раушания апага алга таба да эшендә зурдан-зур уңышлар телим. Укучыларны тылсымлы дөньяга дәшеп, яңа китаплар укырга кызыксындырып торсын. Авылыбыз китапханәсеннән беркайчан да халык өзелмәсен, китап укучылар саны елдан-ел артсын!

Азалия Әхмәтвәлиева, Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев