СӨННӘТКӘ УТЫРТУДАН КУРКЫП ТҮБӘГӘ МЕНЕП УТЫРГАН...


– Егерме ел буе хастаханәдә эшләп, меңләгән баланы сөннәткә утыртканым булса да, мондый хәлне беренче генә күрүем, – дип язган социаль челтәрдәге битендә доктор Аник Сутари.
Малай артыннан берәү дә түбәгә менәргә батырчылык итмәгән. Куркыныч бит – качарга теләп, бала егылып төшәргә дә мөмкин. Ике сәгать буе астан торып юмалауның да нәтиҗәсе булмагач, хастаханәгә малайның яраткан укытучысын чакырганнар. Анысы малай белән тыныч кына сөйләшкән, бала бер каршылыксыз җиргә төшкән һәм хастаханә ятагына менеп яткан.
Белеп тору өчен: Индонезиядә сөннәткә утырту күп очракта малайларга 5 яшьлек вакытта ясала икән. Татарстанда исә сөннәткә утыртуны, “Хәләл” стандартларына туры китереп, 2 яшьтән соң ясыйлар.
Тагын укырга:
Ничә яшьтә сөннәткә утыртырга һәм ничек әзерләнергә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.