Сөмбелә
Татар халкының иң матур, соңгы вакытта онытыла барган бәйрәмнәренең берсе бу. Сөмбелә уңыш, яучылык бәйрәме буларак үткәрелә.
Килеп чыгышы
Бәйрәмнең килеп чыгышы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Безнең эрага кадәр яшәгән шумерлар телендә «шумбул» сүзе «сары башак» дигәнне аңлаткан. «Сөмбелә» атамасы да шуннан килеп чыккан дип фаразлана. Шумерлардан башлангыч алган зодиак календарендә дә сигезенче айны «Сөмбелә» дип атаганнар. Бу ай 23 нче августтан 23 нче сентябрьгә кадәр вакытны үз эченә алган. Борынгылар Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, алтын-сары толымлы алиһә кыяфәтендә күз алдына китергәннәр.
Бәйрәмдә нишлиләр?
Сөмбелә – муллык бәйрәме. Көз – кырларда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, ашлык амбарларга тутырылган чор. Бәйрәмне, гадәттә, көзге кояш торгынлыгы көнендә үткәрәләр. Быел ул 22 нче сентябрьгә туры килә. Бу көнне һәр өйдә яңа уңыштан мул табын әзерлиләр. Сөмбелә табыны камыр ашларына да бай була. Муллык билгесе булып саналган бавырсак пешерәләр.
Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше урамда дәвам итә. Авыл халкы бер сары чәчле, җор телле кызны Сөмбелә итеп сайлый. Аны уртага алып, мәйданда уен-тамаша оештырыла: бәйрәмгә җыелган халык җырлый, бии, күңел ача, кызлар-егетләр үзләренә пар эзли. Уенда катнашучы кызлар, башак һәм кыр чәчәкләреннән тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидертәләр һәм кызны мәйдан уртасына көлтәләрдән ясалган тәхеткә утырталар.
Шуннан соң Сөмбеләгә кыш һәм киләсе ел турында төрле сораулар бирә башлыйлар. Сөмбеләнең фаразларына хәтта аксакаллар да колак сала торган булган. Кызның һәр яхшы фаразына бөтен халык бергә: «Фаразың чынга ашсын!» – дип җавап кайтарган.
Сөмбеләгә кагылышлы мәкальләр һәм сынамышлар
Сөмбелә туса, су суыныр.
Сөмбелә өйрәсе куе була.
Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.
Сөмбелә кояшлы көнгә туры килсә, яңгырлар, суыклар көтелми, алтын көз озакка сузыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев