ЯҢАЛЫКЛАР
Кыстыбый бик тәмле һәм туклыклы, шул ук вакытты әзреләргә артык катлаулы булмаган татар милли ашы.Кайбер җирдә кыстыбыйны күзикмәк, якмыш та диләр. Гадәттә аны төче камырдан әзерлиләр. Кыстыбый эченә төйгән бәрәңге, тары боткасы, төйгән киндер орлыгы, мәк һ.б. салалар.
Бит каты итмәчә генә төче камыр басалар да, бераз тоткач, 75 әр г лы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр, җәемнәрне кызган табада, май сөртмичә генә, башта бер, аннары икенче ягын әйләндереп пешереп алалар, суынмасын һәм катып китмәсен өчен, берсе өстенә берсен өеп, тастымал белән каплап куялар. Чөнки суынса, урталай бөкләгәндә сына.
Кыстыбый эченә салу өчен, бәрәңге пешереп, кайнар килеш төяләр, кайнар сөт, сары май, майда кыздырылган суган салып болгаталар.
Әзер җәемнең яртысына бәрәңге боламыгы ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны, эрегән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
1 кыстыбыйга: 75 г камыр, 100 г бәрәңге, 20 г суган, 20 г сөт, эченә салырга һәм тышын майларга 20 шәр г атланмай.
Мәкне илиләр дә кайнар суга салып бүрттерәләр, аннары иләктә саркыталар, килегә салып төяләр. Төйгән мәккә бераз каймак, шикәр комы өстәп болгаталар һәм, пешкән камырга ягып, гадәттәгечә кыстыбый ясыйлар.
1 кыстыбыйга: 75 г төче камыр, 80-100 г төйгән мәк, 20 г май, 20 г каймак, 20 г шикәр комы.
ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ: кыстыбый
КыстыбыйКыстыбый бик тәмле һәм туклыклы, шул ук вакытты әзреләргә артык катлаулы булмаган татар милли ашы.Кайбер җирдә кыстыбыйны күзикмәк, якмыш та диләр. Гадәттә аны төче камырдан әзерлиләр. Кыстыбы...
Кыстыбый
Кыстыбый бик тәмле һәм туклыклы, шул ук вакытты әзреләргә артык катлаулы булмаган татар милли ашы.Кайбер җирдә кыстыбыйны күзикмәк, якмыш та диләр. Гадәттә аны төче камырдан әзерлиләр. Кыстыбый эченә төйгән бәрәңге, тары боткасы, төйгән киндер орлыгы, мәк һ.б. салалар.
Бәрәңге кыстыбые
Бит каты итмәчә генә төче камыр басалар да, бераз тоткач, 75 әр г лы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр, җәемнәрне кызган табада, май сөртмичә генә, башта бер, аннары икенче ягын әйләндереп пешереп алалар, суынмасын һәм катып китмәсен өчен, берсе өстенә берсен өеп, тастымал белән каплап куялар. Чөнки суынса, урталай бөкләгәндә сына.
Кыстыбый эченә салу өчен, бәрәңге пешереп, кайнар килеш төяләр, кайнар сөт, сары май, майда кыздырылган суган салып болгаталар.
Әзер җәемнең яртысына бәрәңге боламыгы ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны, эрегән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
1 кыстыбыйга: 75 г камыр, 100 г бәрәңге, 20 г суган, 20 г сөт, эченә салырга һәм тышын майларга 20 шәр г атланмай.
Мәк кыстыбые
Мәкне илиләр дә кайнар суга салып бүрттерәләр, аннары иләктә саркыталар, килегә салып төяләр. Төйгән мәккә бераз каймак, шикәр комы өстәп болгаталар һәм, пешкән камырга ягып, гадәттәгечә кыстыбый ясыйлар.
1 кыстыбыйга: 75 г төче камыр, 80-100 г төйгән мәк, 20 г май, 20 г каймак, 20 г шикәр комы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев