Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Себергә юл ала

Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле Себер шәһәрләре буйлап гастрольләр турына чыга. Ансамбльнең быелгы гастрольләре аның 80 еллыгына багышланган.Җыр һәм бию ансамбленең Себер шәһәрлә...

Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле Себер шәһәрләре буйлап гастрольләр турына чыга. Ансамбльнең быелгы гастрольләре аның 80 еллыгына багышланган.

Җыр һәм бию ансамбленең Себер шәһәрләрендә концертлар бирүе – матур бер гадәт. Быел программага ансамбль репертуарының иң матур чыгышлары, “Алтын фонд” әсәрләре һәм юбилейга багышланган махсус тамашадан өзекләр кертелгән. Монда күпләр яратып өлгергән Казан кызлары биюе, “Кәккүк” җыры, “Шома бас” биюе, попуррилар да бар.
Ансамбльнең диапазонын күрсәтәсе килә. Репертуарда татар телендә генә түгел, башка милләт җырлары, биюләре бик күп: рус, төркмән, чех, венгр һ.б. Ансамбль гомер буе гастрольләргә йөргән. Безнең җырчылар, биючеләр нинди илләрдә булган, шул илнең сәнгать әсәрләрен тамашачы алдында яхшы дәрәҗәдә башкара ала, - дип белдерә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Программаның тагын бер үзенчәлеге – Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле соңгы елларда әзерләгән “Изге бакча”, “Җиде энҗе” һәм Бөек Җиңүгә багышланган куелышлардан өзекләр. Гастрольләрдә ансамбльнең бию, хор һәм оркестр төркемнәре катнаша.
Себер шәһәрләре буйлап гастрольләр туры кысаларында ансамбль бер атна дәвамында концертлар бирәчәк.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллыгын уздыруга да планнары зурдан. Шундый эчтәлектәге гастрольләр республикада да оештырылачак. Узган елны уңышлы гына башланган проект буенча ансамбль вәкилләре район үзәкләрендә генә түгел, авыл клубларында да чыгыш ясаячак.
Шулай ук ансамбль май аенда Парижда узачак Сабан туен һәм Әстерханда узачак федераль Сабантуйны да чыгышлары белән бизәр.
Елның икенче яртысында исә юбилей уңаеннан зур концерт программасы Мәскәү һәм Санкт-Петербургта күрсәтелә. Гадәттәгечә, ел азагында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысын сөендерәчәк.



Белешмә:
Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1937 елда нигез салынган. Ансамбль эшчәнлегендә татар халкының күпгасырлы мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, бәйрәмнәре, киемнәре сәхнәдә чагылыш тапкан.
Эшләү дәверендә Дәүләт ансамбле үз иҗади йөзен, милли төсмердә башкару ысулын булдырган, милли мәдәниятне генә түгел, телне саклауга да саллы өлешен керткән. Танылган фольклорчылар, композиторлар, балетмейстерлар, рәссамнар, язучылар белән берлектә әзерләнгән илле концерт программасы, күпсанлы аерым чыгышлар ансамбльнең “Алтын фонд”ын тәшкил итә.
Ансамбльнең иҗади үсешенә А.Ключарев, М.Мозафаров, Җ.Фәйзи, Ф.Гаскаров, Г.Таһиров, Н.Исәнбәт кебек зур сәнгать эшлеклеләре ярдәм иткән. Күп кенә артистлар монда үз иҗат юлын башлаган.
Артистларның югары башкару дәрәҗәсе күп тапкыр зур бүләкләр белән бәяләнгән. Ансамбльнең иҗат коллективы төрле елларда бөтенсоюз һәм бөтенроссия бәйгеләрендә лауреат исеме яулаган. Шулай ук ансамбль – Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты. Артистлар үз сәнгатен Кытай, Монголия, Тунис, Төркия, Италия, Мальта, Чехия, Словакия, Англия, Германия, Көнбатыш Африка илләре, Япония, Йемен, Финляндия, Югославия, Франциядә тәкъдим итеп өлгергән. Коллектив Россия, БДБ илләре һәм ерак чит илләрдә киң гастрольләр эшчәнлеген алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев