Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Текә күренергә теләвең кыйммәткә төшүе бар

Суыкта яланбаш йөрү салкын тидерү куркынычын арттыра. Беренче чиратта иммунитет начарлана, зарарлы микроблар үрчи башлый. Нәтиҗәдә хроник чирләр кискенләшү куркынычы арта. Әгәр кеше борын куышлыгындаг...

Суыкта яланбаш йөрү салкын тидерү куркынычын арттыра. Беренче чиратта иммунитет начарлана, зарарлы микроблар үрчи башлый. Нәтиҗәдә хроник чирләр кискенләшү куркынычы арта. Әгәр кеше борын куышлыгындагы хроник чирләрдән интегә икән, инфекция бик җиңел генә канга, ә аннан үзәк нерв системасына үтеп керә. Башны туңдыруның менингит белән тәмамлану куркынычы бар.
Бигрәк тә колаклар салкынга сизгер. Алар сызлый башлый. Моның нәтиҗәсе отит, колак эченә чуан чыгу. Иң катлаулы очракларда тавыш юллары нервлары ялкынсына, бу ишетү сәләтен начарлану белән тәмамлана ала.
Озак (10 минуттан артык) баш киемсез салкын урамда йөрүдән чәч тамырларын тукландыручы кан тамырлары спазмы башлана. Нәтиҗәдә чәч юкара, сына, аның ялтыравы кими, коела башлый. Баш киемсез җәйге кызуда да йөрергә ярамый. Эсседә май бүленеп чыгу арта, чәч тиз пычрана. Шунлыктан кышын башка җылы башлык, җәен аксыл төстә панама яки кепка кияргә, яулык бәйләргә киңәш ителә.
rebenok-otkazyivaetsya-odevat-shapku

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев