Тиз йоклап китү һәм тиз уяну өчен берничә киңәш

Көз-кыш айларында еш кына көне буе йокы килеп йөри, ә төнлә йокысызлык интектерә. Бу - төннең озынаюы, иртәләрнең караңгы булуы белән бәйле.

Йокы туйсын өчен нишләргә соң?

Йокы туйсын өчен нишләргә соң?
- Йокы бүлмәсе бераз салкынча, караңгырак булсын. Ятар алдыннан телевизор, компьютерны кабызмау хәерле. Алар йокы вакытын ала һәм режимны да боза.
- Йокы алдыннан кофе, чәй эчмә, 2,5-3 сәгать кала ашама.
- Йокы һәм уяну режимын булдыр. Ял көннәрендә дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрән.
- Йокы алдыннан саф һавада йөреп алу файдалы булыр.
- "Йокы ритуалы"ң булсын. Әйтик, көн саен берәрсенә шалтыратып, тыныч йокы теләргә яки матур смс язып җибәрергә була. 10-15 минут көндәлек язуны да гадәткә керт. Бер-ике атна шулай кабатласаң, организм моны йоклап китәр өчен бер сигнал буларак кабул итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.