Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Төкле аягың белән, хуш киләсең Илһам.tat!

#Мәктәп яңалыклары

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты «Илһам.tat» исеме  белән үз газеталарын бастыра башлаганнар.

«Укытучылар бәйрәменә бүләк булып 1 нче саны дөнья күрде. Газетаның 1 нче битендә Фирдүсә Фәнәвис кызының котлавы, теләкләре, Рәмзия Рәхмәт кызының җылы хисләр белән ике дистәгә якын чыккан «Илһам» газетасын искә төшерү сүзләре басылган. 2 нче биттә «Укытучы булу туйдырмый" темасы астында Люция Шәяхмәт кызы, Камилә Марат кызы белән әңгәмә урнаштырылган. Калган битләрдә «Әгәр мин укытучы булсам», «Минем яраткан укытучым», «Укытучы һөнәре ул» темаларына укучыларның фикерләре урнаштырылган. Шушы газетаны чыгаруда үз көчләрен кызганмаган кызларга афәрин диясе генә кала. Төкле аягың белән, хуш киләсең Илһам.tat!» дип, яңалыклары белән уртаклаша лицей укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев