Тәмле "Сөтле коржик" пешерәбез - рецепт

Балалар ярата торган йомшак һәм баллы "Сөтле коржик"ны өйдә дә бик җайлы гына пешереп була. Кибетнекенә караганда күпкә тәмлерәк була!

Он - 400 г
Шикәр комы - 200 г
Ак май - 100 г
Йомырка - 1 шт.
Сөт - 80 мл
Разрыхлитель - 0,5 чәй кашыгы
1) Өстәлдә торып бераз йомшарган ак майны шикәр комы белән күпертәбез.
2) Йомырка, сөт һәм разрыхлитель кушып тагын болгатабыз.
3) Он кушып йомшак кына камыр басабыз.
4) Камырны 7-10 мм калынлыкта җәябез.
5) Махсус форма булса - шуның белән, булмаса берәр металл савыт белән кисәбез. Тарталеткалар ясый торган форма да ярый.
6) Табага пергамент кәгазе җәябез. Духовканы 180 градуска кадәр җылытабыз.
7) Табага коржикларны тезәбез. Духовкага 15 минутка гына тыгабыз. Кырыйлары кызара башлауга - алабыз.
Иң мөһиме - озак тотмаска - катып китеп печеньга әйләнергә мөмкин.
Тәмле булсын!


Рецепт
Ингредиентлар (10 данәгә):
Он - 400 г
Шикәр комы - 200 г
Ак май - 100 г
Йомырка - 1 шт.
Сөт - 80 мл
Разрыхлитель - 0,5 чәй кашыгы
Әзерләү тәртибе:
1) Өстәлдә торып бераз йомшарган ак майны шикәр комы белән күпертәбез.
2) Йомырка, сөт һәм разрыхлитель кушып тагын болгатабыз.
3) Он кушып йомшак кына камыр басабыз.
4) Камырны 7-10 мм калынлыкта җәябез.
5) Махсус форма булса - шуның белән, булмаса берәр металл савыт белән кисәбез. Тарталеткалар ясый торган форма да ярый.
6) Табага пергамент кәгазе җәябез. Духовканы 180 градуска кадәр җылытабыз.
7) Табага коржикларны тезәбез. Духовкага 15 минутка гына тыгабыз. Кырыйлары кызара башлауга - алабыз.
Иң мөһиме - озак тотмаска - катып китеп печеньга әйләнергә мөмкин.
Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?