Төп кумир - әни

Үсмерләрнең төп кумиры - әни. “Киләчәк һөнәрләре” (“Профессии будущего”) фильмын төшерүчеләр укучылар арасында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпчелек балалар әти-әниләре, туганнарына охшарга тырыша. Кумиры итеп әнисен атаучылар зур күпчелекне тәшкил итә. Икенче урында – язучылар. Балалар Пушкин, Лермонтов, Достоевскийны үз итә. Популяр җаваплар арасында Владимир Путин исеме дә бар. Россия Президенты - өченче урында. Кумирлары итеп эшкуарларны атаучылар да шактый. Стив Джобс һәм Билл Гейтс аеруча популяр. Кумирлар рейтингының ахыргы урыннарын Юрий Гагарин, Альберт Эйнштейн, Леонардо Да Винчи, Михаил Ломоносов алып тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.