“Тукай иленә сәяхәт”

Бөек шагыйребез туган көне якынлашканда мәктәпләрдә төрле чаралар – викториналар, кичәләр, бәйгеләр, ачык дәресләр уза. “Сабантуй” журналы да мондый чаралардан читтә калмый. 23 апрельдә безгә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиядә Г. Тукайның иҗатына багышланган сыйныфтан тыш уку дәресендә катнашырга насыйп булды. Әлеге чара “Тукай иленә сәяхәт” дип аталды.

Ике командага (яшел һәм сары) бүленеп, малайлар-кызлар (2нче “В” сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе – Кадрия Рашат кызы Гарәпшина) “Туган тел”, “Шигърият”, “Зирәкләр”, “Дуслык”, “Оста куллар”, “Эзтабарлар” бирем-тукталышларда көч сынаштылар. Җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр, Г. Тукайның шигырь-табышмагына коллаж ясадылар, шагыйрьнең шигырь юлларын китапларыннан эзләделәр.
Кайсы команда җиңде дип уйлыйсыз, дуслар? Әлбәттә, дуслык!

Уен-кичәне оештырган, алып барган педагог-китапханәче Раушания Мөнир кызы Байрашева ахырдан укучыларны татлы ризыклар белән сыйлады.
Рәзинә Исмәгыйлева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!