Төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә иң актив районнар билгеле булды

Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

Үзгәрешләр кертү өчен 1 миллион 943 мең 685 сайлаучы тавыш биргән, 389 мең 765 сайлаучы каршы тавыш бирде. Татарстанда Гомумроссия тавыш бирүдә барлыгы 2 млн 348 мең 179 граждан катнашкан. Катнашу күрсәткече Татарстанда 79,68 процентны тәшкил иткән. 

Барлык районнарда иҗтимагый активлык арткан. Казан, Яр Чаллы, Чирмешән, Кайбыч, Актаныш, Апас, Кама Тамагы – барысы да яхшы тавыш биргәннәр. Гомумән Татарстанда тавыш бирү тотрыклы барган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    55
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    319
    0
    1