Укчы-бала. Ул нинди?

Укчы йолдызлыгы астында туган балагыз турында күбрәк беләсегез киләме? Йолдызлар фикеренә дә колак салыгыз. 

 
Укчы-бала ялгызлыкны яратмый. Аңа һәрдаим кеше арасында булу кирәк. Сөйләшеп, аралашып утыру мөһим түгел, Укчыларга үзләрен кеше арасында тою рәхәт. Шуңа да ялгызы бүлмәдә калса елаган балагызга исегез китмәсен — гадәти күренеш.
Укчыларның күңеле гомер буе сабыйныкыдай яшь калачак. Һәр эштә дә гаделлек таләп итәчәкләр, ялганны кичермиячәкләр. Хәтта әти-әниләрен дә гадел, дөреслек яклы булсалар гына хөрмәт итәрләр. Әгәр Укчы фикеренчә кеше хаклы түгел кән, гафу сорый белергә тиеш. Шунсыз алар алдында дәрәҗәгез булмас.
Укчы-балалар бик кызыксынучан. Иртәсе сорау белән башлана, киче сорау белән тәмамлана. Кайвакыт мавыгып китеп арттырып җибәргәнен дә тоймаска мөмкиннәр.
Тагын бер үзенчәлекләре: үлеп ирек яраталар. Аларның шәхси пространствосына керүдән тыелыгыз.
Укчы-балагызны кечкенәдән акча тотарга өйрәтегез, пөхтә булырга өндәгез. Моның гади генә ысулы да бар: 1 атнага җитәрлек акча бирегез, аны 2 көндә тотып бетерсә дә, өстәмәгез. Кызгану хисенә дә бирелмәгез.  Әлеге сабак аңа киләчәктә кирәк булачак әле.
Укчылар укырга ярата. Алар өчен уку — үзенә күрә бер кызыклы уен ул. Тиктормаслык һәм түземсезлекләре генә киртә булырга мөмкин.
Укчы-бала гел алга карап яши. Шуңа тирә-юньдәге каршылыкларны күрмәскә дә мөмкин. Тик алар гына аңа үзенекенә ирешергә каршылык тудыра алмас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    55
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    319
    0
    1