Укытучы баласы булу авырмы?
Укытучылар көне якынлаша. Бәйрәм алдыннан, «Сабантуй» журналы редакциясе хезмәткәрләре күбесе укытучы балалары икәнлеге ачыкланды. Укытучы баласы булу авыр булдымы икән аларга?
Руфия Мөхетдинова, «Сабантуй» журналы баш мөхәррире
Үземне белә башлаганнан бирле, кичләр безнең бер төрле уза иде. Апа һәм мин дәрес әзерлибез, әтием гәҗит укый я телевизор карый. Ә әнием... әнием китаплары арасында, дәфтәр тикшерә... Ә мин әле башлангычта укыганда аның кебек кызыл пасталы ручка алып, дәфтәрдә хаталар төзәтеп билгеләр куярга хыяллана идем. Ул вакытта укытучы баласы булуның бер яхшысын да, яманын да сизми торган идем. Бераз үсә төшкәч сыйныфта, дуслар арасында сиңа “Укытучы кызы” дигән исем бирелә башлады. Синең янда артык сүзләр дә ычкындырмаслар иде. Югыйсә, өйдә безне “Сез укытучы кызы, андый булыгыз, мондый булмагыз” дип әйтүче булмады. Мөгаен, ул канга әкренләп сеңә баргандыр. Ниндидер шуклык эшләргә теләгән чакта да, шалт итеп әниең укытучы икәнлеге искә төшә иде. Үз-үзеңә “Руфия, син укытучы кызы, алай ярамый!” диясең кебек иде. Мәктәпкә дәрес әзерләмичә килергә ярамый. Син укытучы кызы..... Әйе, миңа бигрәк тә математикадан өй эшен эшләмичә килергә ярамый иде... Чөнки мине классташларым 4 күз белән көтеп тора. Дәрес башланганы минем дәфтәр парта арасында йөреп, дәрес башланганда гына миңа килеп җитә иде. Әнием минем математика укытучысы, алгебра һәм геометрия фәнен укытты. Иң авыры 5 нче сыйныфта булды. Башта дәрестә җавап биргәндә “Әнием!” дип чакырасы, әнием дип такта янына чыгасы килә иде. Тик әнием гел безгә әйтә иде: “Мәктәптә мин укытучы, өйдә мин әни!”. Әкренләп без моңа ияләштек билгеле. Тик такта янында мисалны хаталы эшләсәм, кызартырлык сүзләр әйтә иде әнием. Иии шул вакытта күңелдән әниемә балаларча үпкәли идем. Мин бит синең кызың, нигә мине кызартасың дип әйтәсе килә иде. Ләкин өйгә каткач без ул теманы күтәрми идек. Өйдә чыннан да әнием бары тик яраткан әнием була белде. Иң авыры мөгаен әниемнең үзенә булгандыр. Башка укучылар алдында, үз балаңны якларга, артык ачуланырга да ярамый бит. Чөнки башка балалар бала булса да, алар бик уяу. Барысын да сизә, тоя, күрә. 8 нче сыйныфларда укыганда балачак хыялы чынга ашты бит. 5 нче сыйныф укучыларының дәфтәрен тикшерү эшендә мин дә заманында үз өлешемне кертә идем. Бик ошый иде бу шөгыль. Тик бик озакка бармады мавыгуым. Бу эшнең никадәр авыр һәм җаваплы икәнлеген кечкенәдән күреп үстек. Чөнки әнием бер дәрескә дә әзердәнемичә бармады. 30 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләде. Һәр кич ул дәфтәр тикшерү белән генә түгел ,ә дәрескә әзерләнә иде. Мисалларны барысын да эшләп карый, аннары ул һәрвакыт охшаш мисаллар эшләтмәскә тырыша иде. Яңа төрләрен китаплардан эзли. Ул вакытта интернет юк бит. Материал аз, барысы да китап-журналлардан берәмтекләп эзләнә иде. Ә шулай да, математика иң авыр фән булса да, әниемнең дәресләре иң яратканы иде. Әнием безгә математика фәнен генә белем бирмәде. Безнең сыйныф бик шук иде. Күп очракта дәресләр башта сыйныф сәгате кебек аралашудан башлана иде. Әниемнең һәр сүзе хәзинә. Мин аны хәзер еллар узгач та искә алам. Бигрәк тә : “Агымга каршы йөзмәгез”, “Тырышып укыгыз. Аннары терсәк ерак була. Тешләп булмый”... дигән сүзләре истә. Дәрестә ничектер балаларны тыңлата белүе белән дә сокландыра иде. Кайбер укытучылар малайларны тыңлата алмый. Ә әниемнең орышканын ишеткән булмады. Сүзләре үтемле, кайбер сүзләргә басым ясап, кешене уйландырырлык итеп әйтә белә иде ул. Югары сыйныфта аның сүзләреннән күзгә яшь тә килә иде кайчак. Бик оста оратор да әле ул. Әнием классы белән оештырган чаралар, спектакль, концертлар.... Язылган сценарийларның нигезендә тирән мәгънә ята. Бервакыт әле авылның бер апасы әйтәкән дә иде: “Мин улымның ата-аналар җыелышына синең әниеңне тыңларга йөри идем” дип. Ул вакытта минем горурланганым! Әнием авылда һәрвакыт хөрмәткә лаек укытучы! Шуңа күрә дә аны укучылары хөрмәт итә, хәзер дә күрешкәч “Фәрдәнә апа” дип түгел , ә үзебезчә якын итеп “апа” дип әйтәләр. Бәйрәм саен котлыйлар, хәлен беләләр. 30 елдан артык укытучы булып эшләгән әниемнең хезмәтен нинди сүзләр белән язссам да аз булыр кебек. Ул үз эшенең чын остасы. Хәзер әнием лаеклы ялда. Ләкин ул укытучылыктан китмәде. Әле дә аның өстәлендә алгебра, геометрия дәфтәрләре.... Ул хәзер апам белән безнең балаларны укытырга ярдәм итә. Бик рәхмәтле без әниебезгә! Ә “укытучы кызы” булудан оялмаска да, куркырга да кирәкми. Киресенчә ул исемне баш күтәреп, горурланып лаеклы итеп йөртерлек кеше булырга кирәк. Кырыкка якынлашканда да “укытучы баласы” исеме китми икән ул. Ничә яшьтә булсаң да, ул синең белән кала. Эшләгән гамәлең дә, әйткән сүзең дә укытучы-әниең кызартырлык булмасын икәнлеге әледә истән чыкмый минем!
Илсөяр Галиева, «Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары, SMM-белгеч
Мин – укытучылар гаиләсеннән. Дәү әни, әти, әни һәм хәтта үземнең дә укытучы белемем бар. Бүгенге көндә әни һаман да мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Ул әле дә укучылары өчен иң яраткан һәм иң гадел укытучы булып кала бирә. Буыннар алмашынып торса да, әни балалар белән һәрвакыт уртак тел табып, аларны күз карашыннан ук аңлый һәм алар белән бер дулкында булып эшләргә тырыша.
Ә миңа укытучы баласы булу авырмы? "Укытучы баласы бит син!" дигән җөмлә, миңа калса, гомер буена ияреп йөриячәк. Ул инде канга сеңеп өлгергән. Кая гына барма, кайда гына йөрмә, нәрсә генә эшләмә – син бу сүзгә тап төшерергә тиеш түгел, дигән уй һәрчак синең белән янәшә.
Мин бик тыйнак һәм тәртипле укучы булдым. Малай-шалайлар, гадәттә, рус, татар теле дәресләреннән өй эшләрен миннән күчерә иде. Башлангыч сыйныфта үземне авторитет итеп тоя идем. Мин – укытучы кызы, янәсе. Ә үсә төшкәч, югары сыйныфларда бу миңа башкалар белән аралашканда комачаулый башлады. Укытучы баласына кем сер сөйләсен дә, аның белән кем дәрестән качсын инде. Шулай булса да, үзем дә укытучы һөнәрен яратып үзләштердем. Хәзер исә горурланып үземнең укытучы гаиләсеннән булуым турында сөйләргә яратам. Үсә төшкәч кенә, укытучының никадәр катлаулы, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе икәненә төшендем.
Гүзәл Зиннәтуллина, «Сабантуй» журналы сайт мөхәррире
Укытучы – бик җаваплы һәм авыр һөнәр. Минем әти-әнием 40 елдан артык бу өлкәдә хезмәт куйганнар. Татар теле һәм әдәбияты укытканнар. Әтием әле мәктәп директоры да иде. Укытучы баласы булу ничек соң дип сорау бирделәр. Беренчедән, әти-әнине, бигрәк тә әтине өйдә очратуы кыен иде, алар күп вакытларын мәктәптә үткәрделәр. Өйгә кайткач та дәфтәр тикшерергә утыралар иде. Без мәктәптә үстек дисәм дә ялгышмам. Икенчедән, сәбәпсез дәрес калдырып булмый иде, әти-әни шундук белеп алачак. Өченчедән, син бар җирдә һәрвакыт үрнәк булырга тиеш. Чөнки син укытучы кызы. Бүген инде әти-әнием лаеклы ялда. Өебездән рәхмәтле укучылары өзелми. Бу – укытучы өчен зур бәя дип уйлыйм һәм алар белән, укытучы баласы булу белән горурланам!
Рамилә Уваева «Сабантуй» журналы әдәби мөхәррире
Әниең укытучы булса, авыр, диләр. Ә әниең генә түгел, әтиең дә укытучы булса? Бу – икеләтә авырлык түгел, икегә тапкырланган горурлык! Дөрес, мәктәптә укыганда моның кыен якларын гына күрәсең. Дәрескә әзерләнми барырга ярамый – "Үз балам укымаса, башкалардан ничек таләп итим?!" Тәртибең дә яхшы булырга тиеш – "Укучылар, үзегезнең кызыгызны тәрбияләгез, диячәк!" Шуңа да мәктәптә алган бердәнбер "икеле" – әтием куйган билге, ә "бишле"ләрнең күбесе, кылмый калган шуклыкларым – әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермим дип тырышканнары.
Гаделлек, төгәллек, һәркемгә хөрмәт белән карау – укытучының канында. Мөгаен, шушы сыйфатлары өчендер, хәзер инде пенсиядәге әти-әниемнең укучылары аларны хәзер дә онытмый, хәлләрен белешеп тора. Минемчә, иң зур рәхмәт –нәкъ менә шул. Ә минем өчен әти-әниемнең кадерле картлыгы – иң зур горурлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев