Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ура, авылга!

Бер меңгә якын бала быел «Ура, авылга» авыл лагерьларында ял итә алды.

Июль аенда Татарстанның 5 районында татар авылларында көндезге лагерьлар эшләде. Бу лагерьлар 15 авылда узды. Алар Әлки, Апас, Арча, Балтач, Теләче районнарында оештырылды. Әби-бабайлары, туганнары янына ялга кайткан 6-17 яшьлек шәһәр балалары махсус дәресләрдә катнашты, матур бәйрәм чараларында вакытларын күңелле дә файдалы да уздырды. Татарстанның «Алдынгылар» хәрәкте инициативасы белән башланган бу эш укучыларда зур кызыксыну уятты. Бу сменаларда татар теле һәм тарихына багышланган бай дәресләр булды. Әлеге проект ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче милләтләр вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев