Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ура! «Сабантуй» журналының сентябрь саны чыкты.

«Сабантуй» журналының сентябрь санында без мәктәп кыңгыравы чыңын ишеткәндәй булырбыз.

Әйе, матур, җылы җәй бик тиз узып китте һәм алтын көз ишек шакый. Аның белән бергә укулар да башлана. Ярар, кәеф төшермә әле, журналдагы киңәшләрне укып, дәресләргә тизрәк әзерләнерсең. Аннары «Тәмлетамак»тагы рецепт буенча гөбәдия пешерсәк, кәеф 100 процент күтәрелер. Яңа уку елы башланган саен бездә – яңа сәхифәләр. Герой-шәһәрләргә багышланган сәхифә беркемне дә битараф калдырмас. Зур батырлык үрнәге алар. Татарча крашта – «Алма» төркеме. «Каләмдәш», «Мин журналист булам», уеннар, дәресләр тәртибе – барысы да «Сабантуй»да сине көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев