Дөресен әйтим, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә мин балачак хыялым – «Яшь ленинчы»да эшләү теләген тормышка ашыру өчен килдем. Югыйсә, теләсә кайсы югары уку йортына керә алган булыр идем – аттестатымда гел «5» леләр генә иде. Бишенче сыйныфта ук «Кем булырга телим?» дигән иншада: «Журналист булам. «Яшь ленинчы»да эшлим» дип язган идем. Газета, мин ялгыз үскән бала өчен, чын дус-сердәшче иде. Беренче язмаларым басылды, конкурсларында җиңгәч, матур конвертларда бүләкләр килде. Шуңа минем шушы газетада эшлисем, балаларны сөендерәсем килде.