Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Йолдыз Шәрапова

Шагыйрә, 1986-2016 елларда корреспондент, әдәбият бүлеге мөдире

Дөресен әйтим, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә мин  балачак хыялым – «Яшь ленинчы»да эшләү теләген тормышка ашыру өчен килдем. Югыйсә, теләсә кайсы югары уку йортына керә алган булыр идем – аттестатымда гел «5» леләр генә иде. Бишенче сыйныфта ук «Кем булырга телим?» дигән иншада: «Журналист булам. «Яшь ленинчы»да эшлим» дип язган идем. Газета, мин ялгыз үскән бала өчен, чын дус-сердәшче иде. Беренче язмаларым басылды, конкурсларында җиңгәч, матур конвертларда бүләкләр килде. Шуңа минем шушы газетада эшлисем, балаларны сөендерәсем килде. 1986 елның сентябрендә хыялыма таба кыю адым ясадым. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенең баш мөхәррир ишеген шакып, эчкә үттем, теләгемне әйттем. Күзләре генә түгел, мыегы да елмая белә торган Роберт Миңнуллин урыныннан торып каршы алды. «Белмим инде, Йолдыз, мин үзем дә ике атна элек кенә эшли башладым бит», – диде. Ә шулай да миңа өй эше итеп бер бирем җибәрде. «Авылыңа кайткач, берәр кызыклы язма алып кил әле», – диде. Бик тырышып «Буразналар өстендә узган сбордан репортаж»ны  яздым. Тиз арада басылып та чыкты. Ошаттылар. Нәкъ менә шул язма миңа «Яшь ленинчы»га юллама шикеллерәк булды да инде. Аягы да җиңел булды. Мин бик яратып, җанымның яртысын биреп (җаннан чыккан гына җанга барып җитә) 29 ел 2016 елга кадәр яраткан эшемдә эшләдем. Башта пионерлар тормышы бүлегендә, соңрак әдәби бүлекне җитәкләргә дә туры килде. Балачак хыялы чынга ашкан бәхетлеләрнең берсе мин. Язмышыма бик рәхмәтлемен.

 

 

https://vk.com/sabantuynet?z=video-33407343_456240172%2F-33407343_22%2Fpl_-33407343_22

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев