Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үс, чәчем!

Рапунцель яки Су анасыныкы кебек озын, көчле толымнарың булуын телисеңме?

Дөрес сайланган тарак, чәчне ныгытучы маска, матур причёска һәм «вуаля» – сине Рапунцель дияргә дә була!

Тарак

  • Йомшак чәчкә йомшак материалдан эшләнгән тарак сайларга кирәк. 

  • Чәчләр куерак булган саен, таракның тешләре сирәгрәк булсын.

  • Чәчең озын булса, таракның зуррагын ал. Болай эшләсәң, чәчләрең чуалмас.

Маска

Бер йомырка сарысына ике кашык бал сал. Яхшылап болгат. Әлеге катнашманы чәч тамырларына сөрт. Башлык киеп куй. 20-30 минуттан чәчеңне шампунь һәм җылы су белән ю. Чәчләрне үстерүче бу масканы атнага бер тапкыр кулланырга ярый.

Причёска

1.Чәчне толымнарга аерып, резинка белән беркетеп куй.

2.Икенче толымны икегә аер, беренче толымны өченчесенә беркет.

3.Бөтен толымнарны җыеп бетергәнче шулай дәвам ит.

4.Һәр толымны ян-яктан тартып, кабартып куй.

 

Син – Рапунцель! Юк, аннан да гүзәлрәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев