Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Уйнап әйлән, бергә бәйлән! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Базарлы Матактан базар карамыйча кайтып буламы, төрле телләрдә дөрес итеп ничек исәнләшергә һәм итсез сөяктән тәм табып буламы – боларга җавапны бергәләп эзләрбез. Киттек!Һава торышы бит ул бик четере...

Базарлы Матактан базар карамыйча кайтып буламы, төрле телләрдә дөрес итеп ничек исәнләшергә һәм итсез сөяктән тәм табып буламы – боларга җавапны бергәләп эзләрбез. Киттек!

Һава торышы бит ул бик четерекле әйбер, дустым. Иртәгә балыкка төшәм (җиләккә барам, сәпидтә чабам) дип планнар корып ятасың-ятасың, ә иртән-иртүк коеп яуган яңгыр синең бар уйларыңнны чәлпәрәмә китерә. Я булмаса “иртәгә яңгыр яусын иде, яраткан сериалның яңа сериясе чыга” дип теләкләр телисең, ә икенче көн торсаң – кояш елмаеп тора, әти-әниең сине көне буе трай тибеп йөрергә бакчага чүп утарга куып чыгара.
«Әйлән-бәйлән» I Татарстан халыкларының традицион уеннар республика балалар фестивален оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Әлки муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре 28 июньнән башлап “Безгә яңгыр нипачём!” дип җырлап йөрергә лаеклы.
Ник алай дисеңме? Урман уртасында инде әзерләп бетерелгән тору, йокы урыннарын, уен мәйданчыгын яңгыр яву сәбәпле ярты көндә башка җиргә күчереп, анда да әзерлекне менә дигән итеп башкарып чыккан кешеләр бу, чөнки.



Беренче фестиваль, Үзәкнең җитәкчесе Фәнзилә апа Җәүһәрова әйтмешли, беренче коймак кебек артык уңмаска тиеш булса да, әйтем тормышка ашты дип әйтмәс идем. Хәер, барысының үз тәртибе, нәтиҗәне соңрак чыгарырбыз.
27-28 июнь – Базарлы Матак өчен истәлекле көннәр. Нәкъ менә шушы вакытта район үзәгендә “Әйлән-бәйлән”гә дип Республикабызда яшәүче төрле халыкларның милли традицияләре һәм йолалары белән кызыксынучы, һәрдаим аларны сәхнәләштерүче балалар коллективлары җыелды. 15 команда. Төрле телләр һәм милләтләр. 1 Республика.
Фестивальнең программасы шактый бай булды. Беренче көндә командалар “теоретик” яктан көч сынашты. Команда капитаннары үз телләрендә санамышлар әйттеләр, командалар нинди тәртип номерлары буенча чыгыш ясаячакларын билгеләп, жеребьевка узды, күмәк уеннар уйналды, балалар рәхәтләнеп аралашты, биеде, җырлады. Икенче көн программасындагы урынны тулысынча милли өстәл уеннары буенча квест алды. Квест башланыр алдыннан командалар ашык ату һәм сикертмәч уеннары буенча ярышта катнашып, көч сынаштылар.



Һәрбер командадан берәр кеше билгеләнгән иде һәрбер ярышка. Ашык атуда нигездә егетләр катнашса, сикертмәчне кызлар теләп уйнады.
Ярыш башланганын балалар түземсезләнеп көтеп тордылар. Ашыклар араларында бер сака (биток – гадәттә сөякләрнең авыррагы, зуррагы сайлана; авыррак булсын өчен ашык эченә кургаш та койганнар хәтта) узарлык ара калдырып сызыкка тезелде. Уен тәртибе: сакаларны ашыкларга төзәп чиратлап чиртү. Һәрбер уенчыга бишәр сака бирелде. Максат – ашыкларны беренчел сызыктан бераз ара калдырып ясалган сызык артына чыгару. Бер чыгарылган ашык 5 балл белән бәяләнде. Иң күп балл җыючы – җиңүче. Беренче карашка бик җайлы тоелган уен балаларга бер дә җиңел бирелмәде: сакалар әле әллә кая кырыйга очты, әле ашыклар өстеннән узып китте, әле катнашучыларның саканы ашыкларны бәреп чыгарырлык итеп чиртергә (бик яхшы ашатуга карамастан) көчләре җитмәде. “Светелка” командасы егете генә ике ашыкны сызык артына бәреп чыгара алды. Балалар өчен җан атып торган Убырлы карчык бу ярышта конкурстан тыш катнашып, беренче урынны алды – аның исәбендә 15 балл ;).
Кызлар исә сикертмәчтә көч сынашты. Уен тәртибе буенча өстәлдә түгәрәк сызылып, ашыклар шул түгәрәк кырыена куелды. Бертөсле позицияләр капма-каршы урын алып тора. Уйнау өчен уртада яткан саканы кулга алып, һавага чөеп җибәрергә кирәк. Сака очкан арада бертөсле яткан ашыкларны кулга эләктереп, саканы тоталар. Вәт кызлар күрсәтте уйнау дәрәҗәсен, ичмасам! 2 тур нәтиҗәләре буенча “Инвожо” һәм “Овации” командалары уенчылары 45 балл җыйдылар.
Ике ярыш нәтиҗәләре буенча ашык уеннары буенча гомуми беренче урынны Бөгелмә районының Прогресс бистәсеннән килгән “Овации” командасы яулады. Икенче урында Кукмара районы вәкилләре “Инвожо” (“Кояшкай”), өченче урынны хуҗалар “Пугане” һәм Питрәч районыннан “БЭМС” бүлеште.



Ярыш бетте, ярыш дәвам итә. Ашык буенча турнирдан соң балалар күмәкләшеп квест программасына кергән уеннар буенча киттеләр. Дустым, мин моның кадәр өстәл уены бардыр дип белми идем Республикада. Русларның “А на горе мак”, “Поймай кольцо”, чувашларның “Юган җил”, удмуртларның “Уроняя полено”, мариларның “Кит копа”, керәшеннәрнең “Бармаклы”, мордваларның “Кирькссе”, казакларның “Лозины”, татарларның “Ашык ату”, “Санлы”, “Кремльле”, “Чукрак телефон”нары – санап бетергесез.
Нәтиҗәләр соңрак дигән идек бит, дустым. Бу урында мин ничә диплом, ничә рәхмәт хаты бирелгән, ничә бала ничә уенда катнашкан, нинди чаралар уздырылган һ.б.ларны санап китергә тиешмендер. Ләкин санамыйм. Әлеге фестивальнең иң зур, иң мөһим нәтиҗәсе – канәгатьсез йөзләр булмау. Бар катнашучылар, карап торучылар күңел ачты, биеде, җырлады, төрле халык йола-традиция-уеннары белән танышты.
Бик теләсә дә, хәтта яңгыр да явырга кыймады. Һава торышын да үзеңә буйсындырып була икән!





Белешмә өчен:
Ашык (асык, альчик) – сөякләр ярдәмендә уйнала торган борынгы төрки уен. Урта Азия, Монголия, Бурятиядә аеруча киң таралган. Уенга яраклы сөякләр – эре булманган терлекләрнең тез сөякләрне. Аларны юалар, әйбәтләп тозлы суда кайнатып, киптерәләр. Сакага (биток) яраклы сөяк гадәттә эрерәк, авыррак була, аны башка төскә дә буяучылар табыла. Уен өчен кайвакыт эрерәк хайваннарның тез сөякләрен дә кулланар.
Ашыклар ярдәмендә уйнала торган уеннарның төрләре бик күп. Иң таралганнарыннан:
1) ашыкларны ике учлап җыеп, һавага чөеп җибәрергә, өстәлдә (җирдә) таралган ашыкларның бертөсле ятканнарын чиртеп чыгарырга. Кем чиртеп чыгара, ашык шуныкы. Ашыкларны кем иң күп җыя, шул җиңүче.
2) түгәрәк сызып, ашыкларны шул түгәрәк кырыена куеп чыгабыз. Бертөсле позицияләр капма-каршы куела. Уртада яткан саканы кулга алып, һавага чөеп җибәрәбез. Сака очкан арада бертөсле яткан ашыкларны кулга эләктереп, саканы тотарга кирәк.
3) ашыкларны араларында бер сака узарлык ара калдырып сызыкка тезәбез. Саканы чиратлап чиртеп (өстәлдә уйнаган очракта) яки атып (җирдә уйнаганда) җибәрәбез. Максат – ашыкларны беренчел сызыктан өч табан ара калдырып ясалган сызык артына чыгару. Ашыкны кем бәреп (чиртеп) чыгара, ашык шуныкы. Иң күп ашыкны кем җыя – җиңүче шул.
4) кечкенә балаларга “Хан талау” уенын уйнатырга була. Барлык ашыкларны чәчеп җибәрүгә балалар аларны кем күпме булдыра җыя башлый. Иң күп ашык җыйган бала уенда җиңә. Балаларны шулай итеп санарга өйрәтәләр.


[gallery size="medium" columns="2" link="file" ids="8762,8763,8764,8765,8766,8767,8768,8769,8770,8771,8772,8773,8774,8775,8776,8777,8778,8779,8780,8781,8782,8783,8784,8785,8786,8787,8788,8789,8790,8791,8792,8793,8794,8795,8796,8797,8798"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев