Әй, Кукмара, Кукмара, якыная бит ара…
Кукмара районына сәяхәт
«Сабантуй» журналының Татарстан районы мәктәпләре буенча сәяхәте дәвам итә. Чираттагы сәфәребез җырларда җырланган, тырыш халкы белән дан тоткан Кукмара яклары. Без, «Сабантуй» редакциясе хезмәткәрләре Руфия Мөхетдинова һәм Айсылу Сибгатуллина Зур Сәрдек белән Байлангар авылларында булдык. Очрашуыбызның максаты, яңа укучыларыбыз белән күрешү, журналдагы яңалыклар белән бүлешү.
Беренче тукталышыбыз Зур Сәрдек авылы. Без килгәндә К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары һәм укучылары көзге ярминкәгә әзерләнеп йөриләр иде. Гимназия авылның йөзек кашы. Әле яңа гына ремонттан соң ачылган белем йорты тирә-юньгә белем нуры сирпеп балкып тора. Гимназиянең чәчәкле ишегалдында Камил Шакировның бюсты урын алган. Безне каршы алган гимназия директоры Руслан Багавиевтан ни өчен Камил Шакиров исемен йөртүе турында кызыксынабыз. «Безнең гимназия Камил Шакиров исемен йөртә. Ул 1959-1979 елларда «Коммунизмга» колхозы рәисе, партиянең XXIII съезды делегаты, СССР Югары Советы депутаты, Социалистик Хезмәт Герое булган. Камил Шакиров төзеткән мәдәният йортына, 40 еллык юбилее уңаеннан, 2008 елда, ә Зур Сәрдек мәктәбенә 2016 елда аның исеме бирелде. Зур Сәрдек төбәге үзенең батыр улы белән горурланып яши. Гимназиянең 110 еллык тарихы бар. Бинабызга 50 ел. Беренче белем йорты 1913 елда ачылган. Аның башында күренекле татар мәгърифәтчесе Сәгыйть Сөнчәләй тора. Гимназиябезнең юбилеен каршы алырга әзерләнәбез. Юбилейны яңа төзекләндерелгән бинада каршы алу – безнең өчен зур бәхет тә, шатлык та», – ди Руслан Зөфәр улы, куанычын яшермичә.
Көзге ярминкәгә дә зурдан әзерләнәләр. Яшелчәләрдән композицияләр әзерлиләр иде. Көзге уңыш та быел уңган. «Гимназиябезнең үз яшелчә бакчасы бар. Бәрәңге дә утыртабыз. Укучыларыбыз кечкенәдән бакчада ярдәм итә. Кишер-чөгендерләребез быел уңды. Ярминкәдә 1 килолы кишерләрне күрсәтергә булдык», – дип үз эшләре белән таныштырды гимназия бакчачысы Гөлфия Сәфәргалиева.
Гимназия белән таныша-таныша китапханәгә юл алабыз. Тиздән 1-2 нче сыйныф укучылары белән күрешәчәкбез. Казаннан журналист апалар килүе башка классларга да барып ирешкән күрәсең. 5, 6 нчы сыйныф укучылары да китапханәгә безнең янга җыелды. «Гимназиябездә 300 дән артык бала укый. Китапханәдән балаларның өзелгәне юк. Китап укучылар, газета-журналлар белән кызыксынучы балаларыбыз бар. Яңа саннарын сорап, көтеп кенә торалар», – ди китапханәче Роза Закирова.
Менә шау-гөр килеп укучылар да җыелды. Журналдагы сәхифәләр, бәйгеләр, проектлар турында таныштыргач, бергәләп «Сабантуй» уенын да уйнадык, уен барышында сабыйлар үз сәләтләрен күрсәтте. Гимназиянең директор урынбасары Гөлсинә Зыятдинова үзенең балачагын искә алып: «Мәктәптә укыганда «Яшь ленинчы» газетасын яздыра идек. Үзебез дә хатлар язарга яраттык. Һәр санын, безнең язма чыкмадымы икән дип, көтеп ала идек. Язмаларыбыз сирәк чыкса да, редакциядән җылы эчтәлекле хатлар алу әле дә истә. «Язмагызны газетада әлегә урнаштыра алмыйбыз, тик язудан туктамагыз. Безгә хатлар языгыз» дигән эчтәлектәге хатларны алгач, кош тоткандай шатлана идек», – дип, хатирәләре белән бүлеште.
Укучылар, укытучылар белән хушлашып, Кукмара районының Байлангар мәктәбенә юлыбыз дәвам итте. Бер авылдан икенче авылга барганда тирә-юньдәге төзек, зур йортларга игътибар итмичә калмадык. Чыннан да, халыкның уңган-булганлыгына инандык. Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбендә безне мәктәп директоры Резедә Кәримуллина каршы алды. 5-6 нчы сыйныф укучылары безне көтеп торалар иде. Очрашуыбыз барышында укучыларны һәм укытучыларны «Ихлас» онлайн-мәктәбе эшчәнлеге белән таныштырдык. «Балалар язучылары белән көн дә очрашып булмый, алар мәктәпләргә кайтып та җитә алмаска мөмкин. Ә менә «Балачак әдипләре» онлайн дәресендә катнашып, бүгенге көндә исән-сау булган, иҗат итүче әдипләр белән аралашып, кызыксындырган сорауларны сез рәхәтләнеп үзләренә бирә аласыз. Әле кунактан автографлы китап та ота алуыгыз бар. Уку, әдәбият дәресләрендә куллану өчен язучылар турындагы видеолар сезгә ярдәмлек», – дип, проектның файдасы турында җиткердек. Укучыларны бигрәк тә журнал чыгу процессы белән бәйле моментлар кызыксындырды. «Нинди программада эшлисез? Дизайнерның эше нидән гыйбәрәт? Текстларны кем тикшерә?» кебек сораулар биреп, редакция эшчәнлеге белән дә таныштылар. Ә без үз чиратыбызда, укучыларны бәйгеләрдә катнашырга, мәктәп яңалыкларын безнең белән дә уртакларшырга, журналларга язылырга өндәдек. Истәлеккә бергәләп фотога да төштек!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев