Яр Чаллы да кушылды

Zoom платформасы аша үткәрелүче онлайн-очрашуларга Яр Чаллы шәһәренең 41 номерлы мәктәбе укучылары да кушылды. 3 март көнне әлеге мәктәптә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән күреште.
Мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Айгөл Гыйззәтуллина укучыларның иҗат җимешләрен журнал битләрендә бастырулары өчен “Сабантуй” журналы редакциясенә рәхмәтен җиткерде. Зилә Зиннуровна исә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары медиапроектлары, яңа сәхифәләр, бәйгеләр турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар да үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып, баш мөхәрриргә сорауларын бирә алдылар.
Мондый очрашуларның төп максаты – укучылар белән элемтәне ныгыту. Шул нисбәттән балалар белән журналның эчтәлеге, сәхифәләре турында да фикер алыштык. Балалар проблемаларына багышланган, аларны чишү юлларын табарга ярдәм итүче сәхифә булса, әйбәт булыр иде, дигән теләк-тәкъдимнәрен җиткерде укучылар. Журнал мөхәррире бу теләкләрне бик теләп кабул итте һәм әлеге сәхифәне “Ак каурый” түгәрәге әгъзаларына алып барырга тәкъдим итте. Балалар исә мондый эшкә җаваплы карап, киләчәктә яңа сәхифә белән журнал укучыларын сөендерерләр дип ышанып калабыз.
Әлеге чараны оештырган Яр Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге җитәкчесе Гөлия Вәгыйзовага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!