Яшь геологлар олимпиадага җыелды

Әлмәттә Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы уза. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Татарстанда нефть сәнәгате үсеш алган. Бу тармакта иң мөһиме – кешеләр, үз эшенең белгечләре. Геологларны мәктәп эскәмиясеннән әзерләргә кирәк. Бүген сез башкара торган эш – илебезнең нефть тармагы киләчәге», – диде республика җитәкчесе.
«Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маһанов геологларның нефть чыгару тармагында иң кирәкле белгечләр булуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда Әлмәттә Яшь геологларның бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узачак.
Быел олимпиадада катнашу өчен Әлмәткә Татарстан районнары, Кырым, Пермь крае, Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 36 команда килгән. Яшь геологлар 12 төрле сынау узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!