Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь татарстанлылар «Зеркало Будущего» балалар-яшүсмерләр фильмнары фестивалендә катнаша ала

Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмнары фестивалендә катнашырга чакырабыз!

15 октябрьгә кадәр татарстанлыларны «Зеркало Будущего» («Киләчәк көзгесе») Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмнары фестивалендә катнашырга чакыралар. Онлайн-киноконкурста 12 дән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Төп шарт – алар видеоконтент, репортажлар, фильмнар һәм мультфильмнар төшерү белән кызыксынырга тиеш.
Быел фестиваль биш традицион юнәлешне («Уен киносы», «Анимацион кино», «Документаль кино», «Репортаж» һәм «Видеоблог») һәм ике яңа тармакны («Кинобию» һәм «Киномузыка») үз эченә ала.
Конкурста катнашучыларга биремне үтәргә һәм 15 октябрьгә кадәр https://зеркалобудущего.рф/page38878217.html. сайтына заявка урнаштырырга кирәк.
Иң талантлы яшүсмерләр чираттагы этапка үтәчәк. Алар фестивальнең белем бирү программасында катнашып, режиссура, продюсерлык, операторлык эше, мультипликация, актер уены һәм башка профильләр буенча мастер-класслар үтә алачак.
Яшь авторлар постпродакшн өлкәсендә кирәкле күнекмәләр алачак, үз иҗатларын премьерага әзерләргә өйрәнәчәк, ди оештыручылар.
 Чыганак - Заманча сәнгать федерациясе.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев