Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь җырчы Дарина Фәхретдинова әнисенә булган хисләре турында сөйли

Әни! Бу сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Әниең булу сөйләп бетерә алмаслык зур могҗиза, зур бәхет.Тугызынчы, унынчы сыйныфларда укыганда, мин бәхетсезлеккә юлыктым – егылып төшеп, аягымны имгәттем. Күп...

Әни! Бу сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Әниең булу сөйләп бетерә алмаслык зур могҗиза, зур бәхет.


Тугызынчы, унынчы сыйныфларда укыганда, мин бәхетсезлеккә юлыктым – егылып төшеп, аягымны имгәттем. Күп айлар хастаханәләрдә ятарга туры килде. Ул авыр көннәрдә әниемнең җылы карашы, башымнан сыйпап: «Түз инде, балам,» – дип тынычландыруы үзе генә дә ни тора бит! Ул күз яшьләрен яшерә-яшерә, мине үзенең кочагына алып түземле, сабыр, көчле булырга, шулай ук әдәби әсәрләрдәге геройларның батырлыкларын сөйләп, Фәнис Яруллин кебек көчле ихтыярлы кешеләрнең тормышларыннан үрнәк алып яшәргә өйрәтте. «Син, кызым, күп нәрсәне булдыра аласың, мин сиңа ышанам», – диде.
Шулай бер көнне мине операциягә алып киттеләр, әни авылдан килеп өлгерә алмаган иде. Операциядән соң күземне ачып жибәрдем, бөтен җиремдә трубкалар, аяк сызлый. Шул мәлдә маңгаемда әниемнең кулы кебек йомшак кулны сиздем. Карасам, әнием утыра икән... Бөтен авыртуымны онытып, аңа сыендым. Үзем елыйм, үзем шатланам...

Әнием Венера исемле. Ул оста жырчы, күп кенә сәхнәләрне тоткан кеше, фестиваль-конкурсларда катнашып, зур бүләкләргә лаек булган. Мине дә җыр дөньясына алып чыкты. Быел үзем дә Мәскәүдә үткәрелгән «Рәсәйнең алтын тавышы» дигән бәйгедә беренче лауреат исеменә лаек булып кайттым.
Минем әнием олы җанлы, киң күңелле кеше. Яшьли кияүгә чыгып, каенана белән искиткеч тату яшәгәннәр. Шулай да әниемә зур кайгылар кичерергә туры килгән. 38 яшендә ирен, бер-ике елдан 17 яшьлек улын югалта.
Әниемә булган хисләрне сүз белән генә әйтеп бирүе дә кыен. Мин аны бөтен авырлыкларны кичерә алганы, ире истәлегенә тугры булганы, хезмәт сөюе һәм оптимист булганы өчен бик яратам. Еш кына, кайчан да булса, әниемнең яхшылыкларына яхшылык белән җавап биреп бетерә алырмынмы, өлгерерменме икән, дип уйлыйм.


 

Дарина Фәхретдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев