Йөрәк әрни, күңелдә җыр туа...



Хәмзә Истаития-Әл-Мәхсәри Казан Мәдәният академиясенә укырга Палестинаның Вифлеем шәһәреннән килгән. Милләте – гарәп, монда рус телендә аралаша.
– Хәмзә, сине Казанга нинди җилләр ташлады?
– Бездә рус үзәге бар, мәктәптә укыганда, шунда йөреп, Россия белән якыннан таныштым. Миннән өлкән бертуганнарым арасында Англиядә, Франциядә укып кайтучылар бар. Ә минем Татарстанга киләсем килде. Нальчик, Петербург, Краснодар шәһәрләрен дә тәкъдим иткәннәр иде. Биредә мөселман динендәге кешеләр яши, шуңа күрә Казанны сайладым.
– Җәйге каникулда туган ягыңа кайтып килдеңме соң?
– Юк, әти бик кырыс кеше минем. Ике елга бер кайтсаң җитә, вакытыңны да, акчаңны да әрәм итмә, файдалы эш белән шөгыльлән, диде.
– Сездәге мәктәп безнекеннән аерыламы?
– Бездә унике еллык мәктәп. Дөрес, аның соңгы елында бары тик үткән еллар өчен имтихан бирү белән генә шөгыльләнәләр. Билге кую юк, белемне баллар белән бәялиләр. 100 балл – иң югарысы, 60 балл иң түбәне исәпләнә; аны да җыя алмыйсың икән, белемең юк дигән сүз.
– Бездә быелгы җәй бик кызу булды, ә сездә ел әйләнәсе җылы, диләр...
– Әйе, кар бер-ике атна гына тора. Әй, күңелле була инде шул чакта, рәхәтләнеп уйныйбыз. Андый көннәрдә олылар да, кечеләр дә урамда була.
– Сезнең халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре бармы?
– Әйе, мәсәлән, туй барышында мылтыктан һавага ату. Бу инде гаиләңнең зур, көчле икәнен күрсәтә. Әмма безнең гаилә моны хупламый. Корал куллану яхшыга илтми. Шуның аркасында фаҗига белән беткән туйлар да бар.
– Сездә туганлык хисләре бик көчле, диләр...
– Әти һәм әни ягыннан исәпләсәң, минем 65 туганым, һәм һәрберсенең үзенең зур гаиләләре бар. Без барыбыз бер тирәгә тупланып яшибез. Бәйрәмнәрне уртак үткәрәбез, борчу килсә дә ярдәмләшәбез. Башкалардан рәнҗеттермибез.
– Мәдәният академиясендә укыгач, син нинди дә булса музыка коралында уйныйсыңдыр?
– Юк, мин җырлыйм. Җырның сүзләрен үзем язам. Нәрсә дә булса күңелемне кузгата икән, җыр үзеннән-үзе туа. Соңгы вакытта сугышка каршы җырлар язылды. Сугыш авазлары минем туган шәһәремә әле һаман да ишетелеп тора, шул йөрәкне әрнетә. Казанда тыныч, ә минем күңелем әти-әниләрем, туганнарым янында, алар нихәлдә икән дип борчылам...
Вилдан ИБРАҺИМОВ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!