Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәринә белән Шүрәлекәй кыйссасы

«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә җиденче катнашучылар: Казан шәһәре, Ф.Аитова исемендәге 12нче гимназиянең 4А сыйныфы укучылары исеменнән Шангараева Зәринә.

Борын-борын заманда Кырлай урманнарының берсендә бабасы белән яшәгән, ди нәни Шүрәлекәй. Ул бик шаян, кызыксынучан, ярдәмчел булган.

Җылы җәйнең бер коне. Кояшның назлы елмаюыннан сихри нурлар сузылды, үләннәрдәге чык тамчылары җемелдәде. Аллы-гөлле чәчәкләр яңа туган көнгә рәхмәт әйтеп, колачларын җәйде. Алар тирәли күбәләкләр әйлән-бәйлән уйный башлады. Шаян төлке балалары йокыларыннан уянып, шул җитез күбәләкләр артыннан йөгерергә керештеләр. Нинди хозурлык! Нәни Шүрәлекәй иртән иртүк бу манзараны күзәтте дә, чык тамчыларында юынырга ашыкты, чөнки аның бабасына күчтәнәч ясыйсы килде.

Шүрәлекәйнең бабасы ашыкмый гына торып, урамга чыкты, ә анда кечкенә кәрҗинен тотып оныгы кайтып килә иде.

-Бабакай, мин сиңа каен җиләге җыеп кайттым,тәмләп чәй эчик, - диде ул. Карт Шүрәле канәгать елмаеп, кыска бармаклы кулы белән оныгының башыннан сыйпады.

Шүрәлекәй бабасының бармаклары нигә кыска икәнен яхшы белә. Шулай да, ул аны кат-кат сорап, кызыксынып тыңлый иде. Карт та ялындырып тормый узган хәлләрне сөйли. Бүген дә алар Шүрәлекәй җыеп кайткан җиләк белән чәй эчә-эчә, кабат шул вакыйганы искә төшерделәр. Үзен Былтыр дип таныштырган батыр, тапкыр егеткә үпкәсе күптән онытылган. Былтыр заманындагы адәми затлар күпкә мәрхәмәтлерәк булганнар икән бит. Ә хәзер кешеләр урамга керә башласа, Шүрәле картның күңелен курку баса. Алар артыннан хәтта гасырлар буена эшкәртелми торган чүп өемнәре кала. Бу ваемсызлыкка бик борчыла Шүрәле карт. Шүрәлекәйне дә кешеләрдән ерак йөрергә, сак булырга үгетли.

Бүген дә бабасы сөйләгән вакыйганы уйлап, урман матурлыгына сокланып йөргән Шүрәлекәй моңарчы таныш булмаган тавышлар ишетеп алды. Кызыксынуын баса алмыйча шул якка таба юнәлде.

Җиләк исе таралган аланда үсемлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне күзәтергә килгән балалар тамак ялгап алырга туктадылар. Алар уздырыштан укытучы апаларын хис-кичерешләрен сөйлиләр, уйныйлар, көлешәләр. Зәринә исемле бер кызчык кына әнисенә чәчәк бәйләме җыярга теләп аланнан ераграк китте. Үзе чәчәк җыя, үзе дә сизмәстән Г.Тукайның шигырь юлларын кабатлый:

“Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр , яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.”

Шул вакыт куаклар арасында нәрсәдер кыштырдап куйды. Күп тә үтмәде Зәринәнең каршысына бер җәнлек килеп чыкты. Игътибар белән караса, төлке баласы икән. Бичара төлкенең башы пыяла банкага кысылып калган. Ул ярдәм сорагандай кызның янына ук килде, Зәринә саклык белән генә төлке баласының башын банка авызыннан чыгарды. Җәнлек сөенә-сөенә агачлар арасына кереп китте. Ә кыз пыяла банканы букчасына салып куйды. Зәринә як-ягына караса, куркып китте, ул аланнан , иптәшләреннән ерак киткәнен, адашканын аңлап алды. Куркуыннан елап җибәрде.

Шактый вакыт бу хәлләрне күзәтеп торган Шүрәлекәй кыяр-кыймас кына кыз янына килде:

-Курыкма, мин сиңа ярдәм итәргә телим,”-диде ул. Кыз сискәнеп китте, ләкин бу җан иясенең мөлаем йөзенә карагач тынычланып, аның ярдәмен кабул итте. Аланлыкка барган вакытта таныштылар, дуслаштылар. Зәринә Шүрәлекәйне кызыктыра-кызыктыра мәктәп тормышын сөйләде. Алар урманга табигатьне күзәтергә, аның матурлыгына сокланырга гына килүләрен әйтте. Ә Шүрәлекәй үз чиратында урманны кешеләр пычратуын, җан ияләренең моңа бик борчылуын сөйләде. Шулай да кешеләрнең күңелендә шәфкатьлелек булуына бик сөенде Шүрәлекәй. Зәринә дә табигатькә сак карауның никадәр мөһим булуын күңеленә салып куйды. Укытучы апаларының һәрдаим “Чүпләрне тиешле урынга гына ташларга ярый!” дигән сүзләрен искә төшерде. Зәринәнең аландагы дуслары күренә башлагач, Шүрәлекәй үзенә китәргә кирәклеген әйтте. Зәринә шулвакыт букчасыннан үзе яратып укый торган “Сабантуй” журналын алып яңа дустына бирде. Һәр яңа ай тугач, урманга журналның яңа санын китерергә вәгъдә итте. Шүрәлекәй мондый бүләккә бик шатланды, Зәринәгә рәхмәт әйтеп, урман куелыгына кереп китте. Шул көннән алып “Сабантуй” аның якын дустына әйләнде. Аңа Журналдагы Экосәхифә бик ошады. Һәр яңа айда табигать белән бәйләнешле көннәр күп икәнен менә шушы “Сабантуй” журналыннан укып белде. Шул көннән башлап,шундый кызыклы, мавыктыргыч журнал укучы балалар, беркайчан да табигатькә зыян салмаслар, дип карт бабасы Шүрәле белән куе урманда яши бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев