Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Җырчы Гүзәлия белән җылы әңгәмә

02 мая 2016 Җырчы Гүзәлия белән җылы әңгәмә

Чувашиянең Батыр районы Татар Согытында туып үскән Гүзәлия "Сабантуй" журналистларына үзен гади авыл кызы дип таныштырды. Бүген танылган композитор, Мәскәү җырчысы булуына карамастан, ул чынлап та һавалы, тәкәббер түгел икән. "Кирәксә, сыерын да савам, бәрәңгесендә утыртам, җирен дә казыйм", - ди җырчы. Гүзәлия үз мисалында авыл кызының да затлы автор-башкаручы дәрәҗәсенә ирешә алуын күрсәтә.
- Беренче тапкыр кайчан, кайда чыгыш ясадыгыз?
- Мине 5 яшемдә авыл кибете өстәленә бастырып җырлаттылар. Шулай итеп, беренче чыгыш ясаган "сәхнәм" - кибет өстәле булды. Әби миңа догалар өйрәтте. Җырлау белән беррәттән, шунда кычкырып догалар да укыдым.
- Гаиләгез ишме?
- Гаиләдә 10 бала үстек, мин иң төпчеге.
- Алайса сезгә йорт эшләре эләкмәгән...
- Юк, алай димәс идем. Миннән олырак абый-апалар таралышып беткән иде. Өйдә берничәү генә калдык. Авылда нинди эш бар, бөтенесен эшли беләм. Безнең терлек-туар, кош-кортлар да күп иде.
- Балачакта иң яратып укыган китабыгыз нинди?
- "Балалар фолклоры". Кечерәк вакытта шигырьләр укысам, үсә төшкәч, җитдиерәкләрен укый башладым. Психология, маҗаралар, фәлсәфә белән кызыксына идем.
- Әти-әниегезгә, туганнарыгызга багышланган җырларыгыз бармы?
- Әнигә багышланган җырым бар. "Туган көнең белән, әнием" дип атала. Аңа багышлап, альбом да чыкты.
- Ә Гүзәлия кем кызы?
- Әти буенча мин Нургали кызы. Ләкин үземне әби кызы дип әйтер идем. Чөнки мин әби белән үстем. Күп вакытым әби янәшәсендә узды. Китапка мәхәббәт тә әбиемнән күчкән. Ул китаплар укырга ярата иде, биш вакыт намазын да калдырмады. 103 яшенә кадәр безгә үгет-нәсыйхәт биреп яшәде.
- Тамашачы сезне ни өчен ярата?
- Мин автор-башкаручы гына. Әмма ихлас күңелдән җырлыйм. Җырларым йөрәктән чыга.
- Нинди музыка тыңларга яратасыз?
- Төрле стильдәге җырлар тыңлыйм. Джаз, релакс, айренби, соло, халык җырлары да ошый.
- Балалар белән эшләвегез турында ишеткән идек...
- Чаллыда балалар өчен "UP STUDIO" эстрада академиясе ачылды. Әлеге студия балаларны җырларга, биергә, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтә. Шул студия белән берлектә, ике телдә балалар өчен тупланган җыр альбомы чыгарабыз.
28 нче мартта Филармониядә Гүзәлиянең узган коцнертыннан сезнең игътибарыгызга өзек китерәбез. Яраткан тамашачыларына Гүзәлия бүләк итеп "Сабантуй" журналын да бүләк итте.