Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Алъяпкыч кайчан барлыкка килгән?

14 мая 2016 Алъяпкыч кайчан барлыкка килгән?

Иң беренче алъяпкыч Борынгы Мисырда барлыкка килгән. Аны дәүләттә хезмәт итүче ирләр таккан. 17-18 нче гасырларда бай француз кызларында "табле" дип аталган алъяпкыч кулланышка кергән. Борынгы чорларда бары тик күкрәчәле алъяпкычлар булса, 20 йөз башында билгә бәйләп куела торганнары да күренә башлый.
Безнең татар халкы элек-электән чисталыкны яраткан. Хуҗабикәләр һәрвакыт аш-су өстәле янында башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйли торган була. Печән һәм урак чорында хатын-кызлар аларны такмыйча эшкә тотынмаган.
Татарларда алъяпкыч эш киеме генә түгел, ә көндәлек һәм бәйрәм киеме буларак та кулланылган. Килен булып төшкәндә, кызлар хәтта сөйгән ярларына үзләре сугып чиккән "кияү алъяпкычы" бүләк иткәннәр.