Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

"Аязның күге аяз" (Җырчы Илнар Ялалов һәм аның улы турында интервью)

03 мая 2016 "Аязның күге аяз" (Җырчы Илнар Ялалов һәм аның улы турында интервью)

Танылган җырчы Илнар Ялаловның улы да әтисе юлыннан атлый. Күптән түгел әтисе Казанда "Гаиләм - тулы бәхетем" дигән концерт куйган иде. Анда да тамашычының төп игътибары Аязга төште. Нигә икән? Әтисеннән сорыйк әле.
- Аяз өчен сөенәсеңме?
- Улым Аяз, Аллага шөкер, уңышлары белән сөендерә. 3 яшеннән үк сәхнәдә. Иң башта аны дәү әнисе алып баручы (конферансье) итеп әзерләгән иде. Шул елны ул республика бәйгесендә беренче урынны алып, Президент стипендиясенә лаек булды. Аязыбыз, сөйләп кенә калмыйча, бик оста итеп бии дә әле: Россия чемпионатында, бию номинациясе буенча, партнеры Амалия белән 1 нче урынны яулады. Аяз шулай ук җыр сәнгатенә дә өйрәнә. Александр Иевлев оештырган "Иволга" театр-җыр студиясенә йөри. "Салават" егетләр төркемендә җырлый.
- Инде үзеңә күчик. Бәләкәй чакта иң беренче җырыңның сүзләрен хәтерлисеңме?
- Хәтерлим, нигә хәтерләмәскә. "Бу өлкәннәр ни өчендер гел киресен эшлиләр..." дигән җыр иде ул. Әле җырлап та бирә алам.(Көлә)
- Әти-әниең кемнәр?
- Әти-әнием иҗат кешеләре. Әтием Илсур баянда оста уйный. Бүген ул кадет мәктәбе мөдире. Укучыларга музыка дәресен укыта. Минем концертларымны оештыруда бик зур ярдәм итә. Әнием Лилия хәзерге көндә "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе. Моннан тыш, ул балаларга театр һәм алып бару серләрен өйрәтә.
- Чит ил операсын җырлганда сүзләрен аңлап җырлыйсыңмы?
- Әлбәттә! Чөнки татар җырлары кебек образга кереп үзең аша үткәрергә кирәк... Шуңа күрә тәрҗемәсен укып, нәрсә турында җырлаганыңны аңлый белү мөһим!
- Булмый инде, булмагач, Актанышта тумагач, дип җырлый Илсөя Бәдретдинова. Актаныш җырчысы бүтән җырчылардан кай ягы белән аерыла?
- Алай аерыла димәс идем. Һәр төбәкнең үз җырчылары бар. Актаныш ягының мәдәнияте көчле дип беләм. "Агыйдел" Дәүләт җыр-бию ансамбле дисеңме, Инсаф Хәбибуллин, Әлфия Авзаловалар - һәммәсе дә Актанышныкы. Бәлки Татарстан белән Башкортстан чигендә яшәгәнгә күрә актанышлар моңлы, дәртледер? (Көлә)
- Мәктәптә әйбәт укыдыңмы?
- "5" легә укыдым, әмма алтын медаль алырга түбәнрәк сыйныфлардагы дүртлеләрем комачаулады. Мин уку йортын кызыл дипломга бетердем. Башка юнәлешкә китү нитяләре бар иде. Математика фәнен бик яраттым. Әмма Казанга килгәч, халык артисты Венера Әхәт кызы Ганиева классына керүем булды, барлык планнарым онытылды.
- Фубол уйный беләсеңме дип сорамыйбыз, тупны аяк очында ничә тапкыр сикертә аласың?
- Төгәл санын әйтә алмыйм, күп тапкыр сикертәм, арыганчы.
  ял1