Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Бар әниләр озак яшәсен! - Укучыларыбыз иҗаты

07 ноября 2017 Бар әниләр озак яшәсен! - Укучыларыбыз иҗаты

Әни кулы нигә йомшак икән?
Әни кулы нигә йомшак икән?
Әни йөзе нигә гел нурлы?
Кояштан да назлы елмаюы -
Синдәй берәү тагын да бармы?
Үз баласын назлап сөяр өчен
Йомшак була әни куллары.
Барлык авырлыкны оныттыра
Әниемнең елмаюлары.
Рәхмәт, әни, йомшак кулларыңа!
Рәхмәт, әни, җирдә булганыңа!
Йөрәгеңнең бөтен назын биреп,
"Улыкаем!" диеп торганыңа!
Айдар Бәхтиев, Актаныш, Бурсык, 6нчы сыйныф


Бар әниләр озак яшәсен!


Газиз әни, әнкәй, әнием дип,
Мин бит сиңа назлап дәшәмен.
Сүзең җанга дәва, ә үзеңне
Гел янәшә тоеп яшәрмен.


Кайтып керүемә, назлы карап,
Тәмле ашлар белән сыйлыйсың.
Һәрбер эштә, әни, ярдәмчем син,
Күңелең, җаның белән олы син.


Сине, әнием, бик яратам диеп,
Бар җиһанга килә әйтәсем.
Бар әниләр яратуга лаек,
Бар әниләр озак яшәсен.


Камилә Әхмәтова, Казан, 5нче сыйный укучысы



Әбекәемә
Әбекәем - әбкәм минем!
Бүген синең туган көнең.
Гел матурлык тели сиңа
Син үстергән иркә гөлең.
Рәхмәт сиңа, әбекәем,
Озын-озак яшә әле.
Бабам белән бергә сезне
Тигез картлык дәшә әле.
Үсеп җиткәч без дә сезне
Иркәләрбез, гөлләр кебек.
Сез дә безгә кирәк әле -
Без дә сезгә кирәк кебек.
Сөмбел Шиһапова, Арча, 6нчы сыйныф укучысы

Әниемә


Әнием син, кояшым син,
Назлы сүзең яраттыра.
Елмаюдан өй яктыра.
Мин дә сиңа охшап торам!


Ләйсән кебек шифалы син,
Авыр чакта булышасың,
Ни әйтсәм дә, кичерәсең,
Дошманнардан саклыйсын син,
Ышанычны аклыйсың син.
Шатлык булып киләсең син!


Гүзәл Габдуллина, Казан, 8 сыйныф укучысы