Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Беренче стюардессалар кайчан эшли башлаган?

10 июня 2016 Беренче стюардессалар кайчан эшли башлаган?

 Самолет бортында беренче стюардессалар 1930 елда күренә башлый. Ул - америкалы Эллен Черч.


Кыз Сан-Францискода шәфкать туташы булып эшли һәм очучылыкка укый. Самолет белән идарә итүгә сертификат алгач, Черч "Boeing Air Transit" компаниясенә эшкә керә. Бу вакытта немец авиалинияләрендә инде берничә елдан бирле стюардлар оча торган була. Элленның гаризасы бик вакытлы килеп керә. Менеджерлар, самолетта очучы кыз авиакомпания өчен менә дигән реклама, дигән фикергә килә һәм шәфкать туташын эшкә ала. Ул вакытта стюардесса пилот кабинасендагы сәгатьне кабызырга, чебеннәрне үтерергә, багаж ташырга, самолетка ягулык тутырырга һәм башка күп кенә эшләр башкарырга тиеш була.


[gallery ids="1023,1024,1025"]