Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Биш»ле маҗаралары

18 июня 2016 «Биш»ле маҗаралары

Булган ди “Биш” саны. Бер көнне ул үзенә дус эзләргә дип киткән. Бара торгач, бер аланга килеп чыккан, ә анда бер түгәрәк өй бар икән. Өйдә “Ноль” саны яшәп ятуын күргән. “Биш”ле аңа: “Әйдә, бергә кушылып яшик”, - дигән. “Ноль” риза булган. Аларның гаиләсе “ 5+0=5” булганга,  “Биш”ле саны өстенрәк булып чыккан һәм “Ноль” аны өеннән куып чыгарган. Бара торгач, “Биш” ле бер озынча өй күргән. Анда “Бер” саны яши икән. “Биш” саны аңа: “Әйдә, бергә тапкырлашып яшик”, - дигән. 5*1=5 булгач, монда да “Биш” саны өстенрәк булган, шуңа күрә “Бер”ле дә моны өеннән куып чыгарган. “Биш”ле тагын юлга чыккан. Анда үзе кебек “Биш” санын күргән һәм әйткән: “Кушылып яшәп карадым, тапкырлашып яшәп карадым – берсе дә ошамады. Әйдә, бергә тезелешеп карыйк”, - дигән. Тегесе ризалашкан, 55 булганнар. Теге “Биш” ле өстен буласы килеп, безнең санга вак-төяк ээшләр эшләткән. Моның бик күңеле төшкән дә моннан да китеп барган. Бара торгач, бер авылдагы мәктәп янына килеп җиткән. Андагы балаларның: “Миңа “биш”ле кирәк!” – дигән тавышларын ишеткән. “Менә кайда яраталар икән мине! – дип куанган. Хәзер ул аларның көндәлекләрендә кадерле билге булып яшәп ята икән.


Айсылу Фәхретдинова. Мөслим, Метрәй


photo