Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Cентябрь 2023

05 сентября 2023 Cентябрь 2023

VВакыт кая китә? Роботны ничек ясарга? Футболист нинди булырга тиеш? Дин ул – нәрсә? «Сабантуй» журналының сентябрь санында бу сорауларга җаваплар табарсың. «Мин булдырам» сәхифәсендә фехтование остасы тырыш кыз Сәминә Касыймова белән танышырбыз. «Тәмлетамак»та Зәйнәп белән алма пирогы пешерербез, ә хәбәрчебез Җәннәт милли брелок ясарга өйрәтер. «Җәлил хәзрәт» дәресләрен укыгач дини сорауларга җавапларны белерсең. «СпортТЕАМ» иң популяр спорт төре – футбол турында яза. Хәбәрчебез Надир Шәрипов «Рубин-2» командасы уенчысы Денис Макаров белән аралашып футбол серләрен белде. «Балачак әдипләре» сәхифәсендә Зиннур абый Хөсниярның «Вакыт кая китә?» хикәясен укып үзеңә нәтиҗәләр ясарсың. Тышлыкта яңа сәхифә – «Мәшһүр татарлар». Бу санда – Абдулла Алиш. «Сабантуй»ның сентябрь саны кызыклы биремнәр, уеннага да бай. Яңа уку елында да бергә булыйк!