Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Чемпион

24 июня 2016 Чемпион

Ринат менә-менә кузгалырга торган машинага карады да «аһ!» итте. Джип тәгәрмәче астында кечкенә көчек ята! Малай яшен тизлегендә йөгереп барып, аны тартып алды.


– Я инде, дерелдәмә, курыкма. Кем ташлап китте икән соң сине монда? Их, алып кайтыр идем, әти белән әни ачуланыр шул...


Малай көчекне сак кына эскәмия астына куйды да, көндәгечә кичке йөгерүен дәвам итте. Ул әтисе кебек йөгерү буенча чемпион булырга әзерләнә. Берзаман борылып караса, көчек һич калышмый артыннан йөгерә. Шулай өенә алып кайтты аны Ринат. Әти-әнисе бераз тиргәште дә күнде.


Көн саен кич Акбай белән йөгерергә гадәтләнеп китте малай. Маэмай кечкенә хуҗасының алдыннан йөгерергә ярата, әйтерсең, аны тизрәк йөгерергә өнди. «Нәни тренер» дип шаяртып атый башлады әтисе.


Менә Ринатның көтеп алган көне җитте. Балалар бакчасында йөгерү буенча ярыш бара. Бар көченә йөгергән Ринатны Руслан узып китә башламасынмы! Их, күпме көткән җиңүгә ирешеп булмас инде... Шулвакыт Акбай тавышы ишетелде. Ринатның әнисе белән урамга чыккан маэмай кечкенә хуҗасын танып, йөгереп килгән икән. Менә ул гадәттәгечә Ринатның алдыннан йөгерә башлады. Аңа карап, малай аруын да онытып, тизлеген арттырды һәм ничек итеп финишка беренче килеп җитүен сизми дә калды.


– Менә безнең яңа чемпион! – дип елмайды тәрбияче. – Үскәч ул, бәлки, Олимпия уеннарында катнашып, зур чемпион да булыр әле.


– Миңа Акбай ярдәм итте! – диде чиксез шатланган Ринат һәм дүрт аяклы дустын күкрәгенә кысты.
6.jpg


Фердинанд БИГАШЕВ