Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Әдәби күчтәнәч

07 июня 2016 Әдәби күчтәнәч

Уку елы азагында әдәбият укытучысы Батырга озы-ын исемлек биреп җибәрде.
- Җәйге каникул вакытында менә шушыларны укырга куштылар, - диде малай.
Гүзәл аның кулындагы кәгазьгә күз төшерү белән аңлады: татар язучыларының төрле елларда язылган әсәрләре исемлеге иде ул.
- Монысын укыганым бар, бусын яңа укый башладым. Менә бу хикәяне дә беләм, - дип, исемлеккә бармагы белән төртә-төртә санап китте Гүзәл. Батырның исе китте.
- Кайчан өлгердең әле аларны укырга? – дип  аптырады.
- Соң син бит компьютерыңнан аерыла алмыйсың, шуңа күрә минем китап укып утырганымны да күрмисең, - диде Гүзәл. – Үзе бер дөнья бит ул, анда бер кереп китсәң, чыгасың да килми. Мин менә кайбер әсәрләрне компьютердан да укыйм, шулай да кулыңа китап тотып укыганга җитми инде, - дип мактанып та алды.
Икенче көнне икәүләшеп китапханәгә киттеләр. Китап сайларга аларга анда эшләүче апалар булышты.