Саннар
Декабрь 2023

«Сабантуй» журналының декабрь саны – календарь сан. Сез аннан ел буена һәр көннең нәрсәгә багышланганын белерсез. Тагын бер сюрприз – 100 еллык тарихы булган балалар басмасының элеккеге саннарындагы рәсемнәре дә нәкъ менә бу календарьда урын алды. Шулай ук кызыклы комикс, бәйрәм сканворды, мавыктыргыч уеннар да сезне көтә. Яңа ел санының үз тылсымы, үз могҗизасы бар. Әйдәгез, бергәләп укыйбыз!